Бөгелмә авазы

Законда – яңалыклар

2016 елның 16 февраленнəн Россия Федерациясе Хөкүмəтенең "Транспорт чарасы белəн идарə итү хокукы һəм таныклык алу өчен имтиханнар үткəрү тəртибе турындагы кагыйдəлəргə үзгəрешлəр кертү турында" дигəн 65 нче карары үз көченə керде. Яңа тəртип буенча хəзер таныклык хуҗасының шəхси мəгълүматлары үзгəргəн, таныклык тузып, яраксыз хəлгə килгəн, урланган, халыкара үрнəктəге таныклык...

2016 елның 16 февраленнəн Россия Федерациясе Хөкүмəтенең "Транспорт чарасы белəн идарə итү хокукы һəм таныклык алу өчен имтиханнар үткəрү тəртибе турындагы кагыйдəлəргə үзгəрешлəр кертү турында" дигəн 65 нче карары үз көченə керде. Яңа тəртип буенча хəзер таныклык хуҗасының шəхси мəгълүматлары үзгəргəн, таныклык тузып, яраксыз хəлгə килгəн, урланган, халыкара үрнəктəге таныклык алган очракларда медицина белешмəсе бирү кирəк түгел. Шунысына игътибар итү кирəк, "Юл хəрəкəте куркынычсызлыгы турында"гы Федераль Законның 23 нче маддəсе нигезендə каралган мəҗбүри очракларда, ягъни машина йөртү таныклыгын беренче тапкыр алганда, яңа категория ачканда, таныклыкның гамəлдə булу срогы беткəндə, исерек килеш руль артына утыру сəбəпле, хокук бозган өчен мəхрүм ителгəн таныклыкны кабат кайтарганда һ.б. очракларда медицина белешмəсе кирəк була, дип хəбəр ителə ЮХИДИ рəсми сайтында.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: