Бөгелмә авазы

Законда үзгәрешләр

Штрафыңны вакытында түлә! 2011 елның августыннан РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.25 нче маддәсенә үзгәрешләр кертелде. Ләйсән Зәйнуллина тәрҗемәсе. Бу үзгәрешләр штрафларны вакытында түләмәгән өчен яңа санкцияләрне үз эченә алган. Бүген штрафны вакытында түләмәгән очракта, аның күләме ике тапкырга арттырыла, ләкин бер мең сумнан да ким түгел, яисә гаепленең унбиш...

Штрафыңны вакытында түлә!

Реклама

2011 елның августыннан РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.25 нче маддәсенә үзгәрешләр кертелде.

Ләйсән Зәйнуллина тәрҗемәсе.

Бу үзгәрешләр штрафларны вакытында түләмәгән өчен яңа санкцияләрне үз эченә алган. Бүген штрафны вакытында түләмәгән очракта, аның күләме ике тапкырга арттырыла, ләкин бер мең сумнан да ким түгел, яисә гаепленең унбиш тәүлеккә кулга алынуы каралган. Шулай итеп, йөз сумлык штраф түләнмәгән очракта, аңа тагын бер мең сум өстәләчәк дигән сүз. Әлеге РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.25 нче маддәсендәге үзгәрешләр буенча суд приставы-башкаручыга беркетмә төзү мөмкинлеге дә тудырылган.

Исегезгә төшереп үтик, РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.25 нче маддәсе, 1 нче бүлеге буенча машина йөртүчеләр өчен штраф түләү вакыты 41 нче көнне чыга, бу - 30 көн ирекле түләү һәм 10 көн эчендә кире кагу өчен бирелгән мөмкинлек вакыты.
Узган елны Татарстан Республикасында РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.25 нче маддәсе буенча суд органнары тарафыннан 8 меңнән артык административ эш каралган.

Россия Эчке эшләр министр­лыгының Татарстан Республикасы ЮХИДИ идарәсе тарафыннан суд приставлары белән тыгыз элемтә булдырылган. Уртак база төзү штраф түләмәүчеләрне тиз арада табу һәм җавапка тарту өчен бик уңай. Штраф түләмәүчеләрне ачык­лау өчен бергәләп рейдларга чыгулар оештырыла.

Бүгенге көндә банклардан һәм эре терминал чел­тәрләреннән ЮХИДИ бүлегенә штрафлар түләнү турындагы мәгълүмат тапшыру электрон автомат рәвешендә башкарыла.

Гражданнарга уңайлы булсын өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР ЮХИДИ идарәсе Интернет-порталында (gibdd.tatarstan.ru, яисә rpolice.ru) түләнмәгән штрафлар турында мәгълүмат алырга була, ә uslugi.tatarstan.ru сайтында банк кредит картасын кулланып, дәүләт пош­линаларын һәм штрафларны түләү мөмкинлеге тудырылган.

Районнардагы ЮХИДИ бү­леклә­ренең барысында да штраф түләү терминаллары урнаштырылган. Шулай ук Татарстан Республикасында юл йөрү кагыйдәләрен бозуга кагылган штрафлар турында мәгълүмат алу һәм аларны түләү өчен булдырылган инфоматлар челтәре киңәя.

Күңелсез хәл килеп чыкмасын өчен Россия Эчке эшләр министр­лыгының ТР дәүләт автоинспекциясе штрафларны вакытында түләргә киңәш итә.

Яла яккан өчен утыртмыйлар

2011 елның 7 декабрендә чыккан "Россия Федерациясе Җинаять кодексына һәм РФ аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында"гы №420-ФЗ Федераль Законы нигезендә, яла ягу турындагы 129 нчы һәм мыскыл итү турындагы 130 нчы маддәләр үз көчен югалтты.

Роберт ФӘЙРУШИН,
прокурорның өлкән ярдәмчесе.

Хәзер яла ягулар да, мыскыл итүләр дә административ хокук бозулар рәтенә керә һәм шуңа бәйле рәвештә, РФ Административ хокук бозулар кодексы 5.60 нчы (яла ягу) һәм 5.61 нче (мыскыл итү) маддәләр белән тулыландырылды.

Яла ягулар белән мыскыл итүләрне административ хокук бозулар категориясенә күчерү җи­наять төшенчәсенең асы­­­лыннан чыгып эшләнә: җинаять җаваплылыгы җәм­гыять өчен куркыныч га­мәлләр кылынганда үз кө­ченә керә, ә яла ягу белән мыскыл итү гамәлләре бу сыйфатларга тулысынча ия түгел санала.

Яла ягулар белән мыскыл итү­ләрне административ хокук бозулар ка­тегориясенә күчерүне җи­­наятьләр турындагы законнарны чираттагы гуманлаштыру процессы дип бәяләргә мөмкин. Бу исә, үз чиратында, яла якканга, мыскыллаганга җавапка тартылган затлар өчен хәерлерәк: әлеге маддәләр буенча җавап тотуның тискәре нәтиҗәләрен мөмкин кадәр киметүгә юнәлдерелгән.

Пассажирлар йөртүнең үз тәртибе

2012 елның 1 гыйнварыннан җиңел машиналарда пассажирлар йөртү һәм багаж ташу кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык кертелде.

Җиңел машинада (такси) төсле график схемасы, яисә танып-белү фонаре юклык, транспорт чарасын фрахтлау (куллану, түләү шартлары) килешүен язмача төзеп тормый гына пассажирлар йөртү, яисә багаж ташу да шуңа керә.

Кагыйдәләрдән әлеге рә­вешле тайпылышлар өчен күпчелек очракта административ җаваплылык: машина йөртүчеләр өчен - 1-5 мең, җитәкче затлар өчен - 10-50 мең, юридик затлар өчен 30-200 мең сумга кадәр штраф каралган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: