Бөгелмә авазы

Җәза кырыслана

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өлкәсендә тәртип бозган өчен җаваплылыкны көчәйтүгә бәйле рәвештә, Россия Федерациясе Җинаять кодексындагы 2014 елның 31 декабрендә кабул ителгән яңа үзгәрешләр агымдагы елның 1 июленнән үз көченә керә.

РФ Җинаять кодексының 264.1 нче маддәсенә ярашлы рәвештә, транспорт чарасына исерек килеш идарә иткән, эчкәнме-юкмы икәнлеген ачыклауга медицина тикшерүе узудан баш тарткан өчен бер кат җавапка тартылган кеше шул ук хәлне тагын кабатлаган очракта, аны бик кырыс җәза чарасы көтә:
200 - 300 мең сум күләмендәге (бер яки ике еллык хезмәт хакы, башка кереме күләмендә) штрафтан башлап, ике елга кадәр иректән мәхрүм калу кур-
кынычы яный. Моннан тыш, салмыш килеш руль артына утыручыларны 480 сәгатькә, яисә ике елга кадәр мәҗбүри эшкә җәлеп итү юлы да каралган. Бо-
ларга өстәп, сәрхуш өч елга кадәр аерым бер вазифалар башкару, кайбер төр эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан да мәхрүм ителә.
Җинаять кодексының шул ук 264 нче маддәсенең беренче, икенче, дүртенче һәм алтынчы маддәләре нигезендә элек хөкем ителгән исерек шофёрларны да шундый ук кырыс җәза көтә.
Моннан тыш, кемнеңдер үлеменә китергән юл-транспорт вакыйгасы өчен гаепле шофёрларга мөнәсәбәттә дә җаваплылык көчәя. 1 июльдән башлап, кеше үлеме өчен гаепле транспорт йөртүче 2 елдан 7 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителә, ике, яисә аннан күбрәк кеше һәлак булса, 2 елдан 9 елга кадәр
ирегеннән мәхрүм итү каралган. Өстәп, алар өч елга кадәр аерым төр эшчәнлек белән шөгыльләнү һәм вазифалар башкару хокукыннан мәхрүм ителәләр (РФ Җинаять кодексының 264 нче маддәсе, 4 һәм 6 нчы өлешләре нигезендә).
Узган ел Татарстан Республикасында транспорт чарасына исерек килеш идарә итүчеләр гаебе белән 455 юл-транспорт вакыйгасы булган, анда 73 кешенең гомере өзелгән, 686 кеше имгәнгән, тән җәрәхәте алган. Агымдагы елның биш аенда исә исерекләр аркасында 123 вакыйга булып, 29 кеше һәлак булган, 154 кеше имгәнгән.
Шулай ук 2014 елда ТР Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ хезмәткәрләре 20 меңнән артык кешенең салмыш хәлдә руль артына утырганын ачыклаган, агымдагы елның беренче биш аенда андыйлар саны - 7 меңгә якын.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: