Бөгелмә авазы

Әйләнештә – ялган акчалар...

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы икътисад куркынычсызлыгы һәм коррупциягә каршы тору бүлеге шәһәр һәм район халкына, хосусый эшмәкәрләргә, сәүдә нокталарында эшләүчеләргә мөрәҗәгать итеп, әйләнештә 1000 сумлык ялган акчаларның күбәеп китүе турында белдерде һәм уяу булырга өндәде.

Әлфинур Шәвәлиева әзерләде.

Төньяк Кавказ регионында басылган ялган акчаларның 5 меңлек купюралары да очрый. Аларны еш кына купюраларны тикшерү өчен махсус аппаратлар булмаган урыннарда - базарда, АЗСларда, кибетләрдә һ.б. тараталар. Шуңа да акчаның ялган икәнлеге күбрәк банкка барып җиткәч кенә ачыклана.
1 мең сумлык ялган акчалар Бөгелмәдә дә очрап кына тора, ачыкланганнары гына да 50дән артык сериягә карый торган купюралар алар. Шулай ук 5 мең сумлык акчаларның да дөрес булмаганнары бар. Шунысын әйтү кирәк, әлеге купюраларның сыйфаты гаять яхшы, кайберләренең ялган икәне чын акча белән җентекләп чагыштырганда гына күренә.

Реклама

Кулыгызга ялган акча килеп эләкте дип шикләнәсез икән, аптырап калмагыз, тиз генә 02, 6-95-02, 6-86-14, 8-917-907-59-99 номерларының берәрсенә шылтыратып, Бөгелмә эчке эшләр бүлегенә хәбәр итегез. Мөмкин булса, ялган акча биргән кешене, берәр сылтау табып, полиция хезмәткәрләре килеп җиткәнче тоткарлап торырга, ә инде ул кеше тизрәк чыгып китү ягын карый икән, аның килеш-килбәтен, йөзен, транспорт чарасының төсен, маркасын, номерын хәтерләп калырга тырышыгыз.

Шунысын да белеп торыгыз: ялган акча икәнен белеп алуга, кулыгыздагы купюраларны тизрәк башка кешегә биреп котылырга омтылу - дөрес юл түгел. Ялган акчаны, кыйммәтле кәгазьләрне әзерләүчеләр генә түгел, ә ниндидер сәбәпләр аркасында кулына килеп эләккәч, аның ялган икәнен белә торып, чын акча урынына кулланучылар да җинаять җаваплылыгына тартылалар. Шуңа күрә дә хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итү - иң ышанычлы юл.
Россия Федерациясе Җинаять кодексының 186 нчы маддәсендә язылганча, "Россия Федерациясе Үзәк банкы билетларын, металл тәңкәләрне, дәүләтнең кыйммәтле кәгазьләрен, Россия Федерациясе яки чит илләр валютасын, кыйммәтле кәгазьләрен тарату максатында ясаган, яисә тараткан өчен" җәза чарасы да кырыс: моның өчен 5 елдан 8 елга кадәр иректән мәхрүм итү һәм 1 миллион сумга кадәр, яисә хөкем ителгән кешенең 5 еллык хезмәт хакы күләмендә штраф түләтү каралган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: