Бөгелмә авазы

Ышан, әмма тикшереп тор...

Әйе, "Ышан, әмма тикшереп тор" дигән әйтем, бар кешегә дә элекке вакытлардан ук таныш булса да, актуальлеген югалтмый. Бүгенге көндә исә кыйммәтле әйберләрне, җиһазларны хәтта аны саклаучылар үзләре дә "шудырырга" гына торалар.

Наталья КЛЮЕВА.
Узган җәйнең июнь башы җаваплылыгы чикләнгән "Татбурмонтаж" җәмгыяте өчен хәвефле дә, казалы да булды. "Баулынефть" идарәсе икенче промыселының Бөгелмә районындагы Наратлы авылы янында төзелеп килә торган скважинасындагы бораулау җайланмасыннан төрле маркадагы һәм калынлыктагы кабельләр "юкка чыга". Барысын бергә җыеп исәпләгәндә, 350 метр кабель юк була анда. "Татнефть-Охрана" хосусый сак предприятиесе" җәмгыятенең хокук бозуларны профилактикалау хезмәткәрләре җиһазларны Баулыда яшәүче ике кеше чәлдергәнен ачыклыйлар. Алар икесе дә, предприятиенең хосусый сак бүлеге белән килешү нигезендә, бер-берсен алмаштырып торучы каравылчы-күзәтүче булып эшлиләр. Төннәрнең берсендә машина белән төяп чыгару җиңел-рәк буласы кайбер нәрсәләрне бергәләп алып китәргә килешәләр алар. Кабельне башта кискәлиләр, Баулыда сатып алучы табып, үз шәхси машиналарында илтеп бирәләр. Хәсрәт сакчылар "Татбурмонтаж" җәмгыятенә 73 мең 600 сумлык зыян салалар.

Реклама

РФ Эчке эшләр министрлыгы ТР идарәсе Бөгелмә бүлеге тикшерү органнары РФ Җинаять кодексының 158 нче маддәсе, 2 нче өлеше нигезендә - алдан килешенү буенча төркемләп урлашу турында җинаять эше ачалар. Закон нигезендә бу гамәл өчен каралган минималь җәза чарасы - 200 мең сум штраф, ә максималь чара - 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү. Суд кайсысын билгеләр...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: