Бөгелмә авазы

Яшүсмерне мәсхәрәләгән

Восточный бистәсендә 14 яшьлек малайны мәсхәрәләүдә гаепләнүче 53 яшьлек Р. тоткарланган. Бу факт буенча җинаять эше ачылган. Элек тә 6 тапкыр җинаять кылган ир заты үзенең гаебен танымаган. Тикшерү күрсәткәнчә, агымдагы елның 26 июнендә Бөгелмә районының Восточный бистәсендә ул үз өенә таныш булган 14 яшьлек яшүсмерне алып керә. Тирә-яктагылар янында...

Восточный бистәсендә 14 яшьлек малайны мәсхәрәләүдә гаепләнүче 53 яшьлек Р. тоткарланган.

Реклама

Бу факт буенча җинаять эше ачылган. Элек тә 6 тапкыр җинаять кылган ир заты үзенең гаебен танымаган. Тикшерү күрсәткәнчә, агымдагы елның
26 июнендә Бөгелмә районының Восточный бистәсендә ул үз өенә таныш булган 14 яшьлек яшүсмерне алып керә. Тирә-яктагылар янында хурлыкка калдырачак мәгълүматны фаш итәчәге белән куркытып, ир-ат яшүсмергә карата җенси характердагы көчләү гамәлләре кыла.

Малай өенә кайкач, каеш алып, үз-үзенә кул салу нияте белән сарайга чыга. Аны әнисе туктата, эшнең нидә икәнен белеп алгач, ана полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә. Шуннан соң Р. тоткарлана, дип хәбәр итә Россия тикшерү комитеты Татарстан идарәсенең мәгълүмат хезмәте.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: