Бөгелмә авазы

Җәяү йөрик, җәмәгать!

Узып бара торган кыш тарихта кар иң аз яуган кыш буларак кереп калырдыр. Чыннан да, декабрь, гыйнвар, февральдә явым-төшем күп булмады. Инде шулай яз да җитәр төсле тоелган иде... Әмма март аенда Кыш үзенең көчен тулы куәтенә күрсәтергә уйлады, ахрысы. Бер айлык явым-төшем тәүлек эчендә төште дә куйды. Аннан соң...

Әлеге хәлләр: кинәт кенә күпләп яуган кар, көннәрнең капыл җылытып җибәрүе кемнәрдер өчен "көтелмәгән" нәрсә булды, ахрысы. Әлбәттә, кышын яумаган карларның соңлап булса да төшүенә шатланырга гына кирәк иде сыман. Һәм авыл агае, киләчәк иген уңышының турыдан-туры басуларга яткан кар күләме белән бәйле икәнен аңлаганга күрә, шулай эшләде дә. Тик шәһәрдәге торак-коммуналь хуҗалыгы өчен җаваплылар мондый "бәхеткә" әзер түгел булып чыктылар. Монда алар белән табигать явыз шаяртты булса кирәк, кыш дәвамында алар уяулыкларын җуйдылар, чөнки ишегалларын, юлларны чистарту, явым-төшем аз булганга күрә, зур авырлыклар тудырмады һәм алга таба да шулай булыр кебек иде, әмма... Их, шул март бураннары! Бөтен эшне бозды да куйды бит, шайтан алгыры. Өстәвенә, узган ял көннәрендә һава температурасы югарыга үрмәләде һәм яуган карлар тиз арада көпшәкләнеп, йөреп булмас бер авыр сулы массага әверелде, ишегалларында җәяү дә, автомобильләрдә йөрү дә бик авырлашты. Сез инде торак-коммуналь хуҗалыгы, йорт идарәләре җаваплы хезмәткәрләре тиз арада килеп туган мәсьәләне хәл итәргә, халыкка хезмәт күрсәтергә: юлларны әлеге "боткадан" чистартырга ашыкканнардыр дип уйлыйсыздыр. Мин дә башта шулай уйлаган идем. Әмма... Шимбә, якшәмбе көннәре узды, бер генә кар чистарта торган техника да, бер генә җаваплы хезмәткәр дә ишегалдында күренмәде. Бары тик автомобильләре батып калгач, хуҗаларының аларны чыгару эше белән мәш килгәне, кар көрәүләре генә күзгә ташланды. Хәер, ял көннәре иде бит! Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләренә ял итәргә димәгәнме әллә?!

Реклама

Хуш. Дүшәмбе җитте, эш атнасы башланды. Иртә белән ишегалдыннан автомобильдә чыгып булмады, чөнки кар тагын да көпшәкләнгән, чума торганга әверелгән иде, өстәвенә, йорт башында бер автомобиль карга чумган һәм башкаларга хәрәкәтне инде томалаган иде. Үзем мин Бауман урамы,
16 нчы йортта торам, редакциягә тиз генә барып җитәрмен димә. Ә эшкә барырга кирәк, шуңа күрә такси чакыртмый чара калмады. Җәмәгатьне - эшендә, баланы бакчада калдырып, килеп җиттем эшкә. Рәхмәт яугыры, әле дә такси бар! Әлбәттә, түгәрәк кенә сумманы чыгарып салырга туры килде анысы, әмма барыбер рәхмәт.

Шулай башланды эш атнасы, беренче хезмәт көне. Шуның белән маҗаралар тәмамланырга тиеш кебек иде: йорт идарәләрендәге җаваплы затлар ишегалларын тәртипкә китерер, карлы-сулы "боткадан" арындырыр дип уйлады фәкыйрегез. Вакыт үтте, әбәт җитте, өйгә кайтырга кирәк, рәхмәт, яхшы кешеләр табылды, машинага утыртып алып кайттылар. Ә ишегалдында бернинди үзгәреш булмаган, карны чистарту түгел, хәтта чүп контейнерлары да "ташып" утыруларын дәвам итте. Ләкин өмет әле барыбер сүнмәде: менә килерләр, менә чистартырлар әле дип дәште эчке тавыш һәм... тагын ялгышты. Әбәт тә үтте. Эшкә барырга вакыт. Һаман саен таксида җилдерергә "Әндри казнасы" да юк. Шуннан нишләде дисезме? Җәяү киттем, Бөгелмә зур түгел, сәгать эчендә аркылыга-буйга йөреп чыгарга була, ләбаса. Аннан соң әнә һәрдаим җәяү йөрүнең файдасы турында да сөйләп торалар. Телевизордан чит илләрдә яшәүчеләрнең, бигрәк тә кытайлар, япуннар һәм Европа илләрендәге халыкның тигез, матур итеп кыркылган яшел газоннарда салмак кына атлап, табигатькә хозурланып йөргәннәре күз алдыма килде. Без нәрсә, алардан кимме әллә дигән уй да килде әле бермәл башыма. Киттем шулай карлы суны ерып һәм, бер сәгать дигәндә, тирләп-пешеп, барып та җиттем эшкә. Әлбәттә, сокланырлык нәрсәләр бик аз булды, әмма бөтен җирдә шулай икән бит, җәмәгать, бер безнең ишегалды гына чистартылмаган түгел икән! Шуннан тынычландым инде: ил белән бит. Ахырдан үзенә күрә бер нәтиҗә дә чыгардым әле, җәяү йөрү, чыннан да, файдалы шул, алайса гел машина да машина. Тагын шәһәр чисталыгы өчен җаваплы түрәләрне дә бер-ике мәртәбә менә шулай җәяү йөртү кирәктер дигән уй да килде әле. Шулай булганда, җәяүлеләр юлы күпкә чистарак һәм йөрү өчен дә кулай булыр иде. Менә шулай, җәяү йөрик, җәмәгать! Җәяү йөрү файдалы...
Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотосы.
Рәсемдә: Бауман урамы, 16 нчы йорт ишегалдындагы "тоткын" автомобильләрнең берсе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: