Бөгелмә авазы

”Өй кондитер”ларын тикшерә башладылар

Өйдә заказга кондитер ризыклары пешереп сатучыларны тикшерә башладылар. Роспотребнадзор идарәсе һәм эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре бигрәк тә торт өй шартларында торт пешерүчеләр белән кызыксыналар. "Заказ белән эшләтелгән торт"лардан кәнәгать булмаучылар Казанда да, Чаллыда да арткан. Сыйфатсыз тортлардан сәламәтлеккә зыян килә, "өй кондитер"лары акча артыннан куып сантария-чисталыкны онытып җибәрәләр. Чаллыда менә...

Өйдә заказга кондитер ризыклары пешереп сатучыларны тикшерә башладылар.

Роспотребнадзор идарәсе һәм эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре бигрәк тә торт өй шартларында торт пешерүчеләр белән кызыксыналар. "Заказ белән эшләтелгән торт"лардан кәнәгать булмаучылар Казанда да, Чаллыда да арткан. Сыйфатсыз тортлардан сәламәтлеккә зыян килә, "өй кондитер"лары акча артыннан куып сантария-чисталыкны онытып җибәрәләр.

Чаллыда менә шундый "эшмәкәрлек" белән шөгелләнүче дүрт хуҗабикәне тикшерделәр. Контроль сатып алуда аларның икесе тортның сыйфаты буенча да, җитештерү шартлары начар булуы белән дә сынауны үтмәде. Җитмәсә "кондитер"ларның сәламәтлек кенәгәләре юк, ә бу исә ризык әйберләре белән халыкка хезмәт күрсәтүчеләр өчен мөһим шарт булып тора.

Кешеләр тортларны, чәк-чәкләрне туйларга, юбелей мәҗлесләренә ясаталар. Шунысын истән чыгарабыз, татлы ризык пешерүчеләр йогышлы авырулар белән авырмыйлармы, гигиена кагыйдәләрен үтиләрме, нинди чимал кулланалар.

Өй кондитерларын тикшерү Чаллыда дәвам итәчәк. Кеше сәламәтлеген куркыныч астына куеп эш итүче бу "оста"лар җаваплылыкка тартылачак. Штрафлар 30 мең сумга кадәр.

Роспотребнадзор халыкны өй шартларында үз белдеге буенча татлы ризыклар әзерләп сатучыларга мөрәҗәгать итмәскә чакыра. Бәйрәмнәрегез соңыннан күңелсезлеккә әйләнмәсен!

Шәһри чаллы газетасы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: