Бөгелмә авазы

Видеода Бөгелмәдә йөргән кабаннар гаиләсе төшерелгән

Берничә кыргый җәнлек шәһәрнең җанлы урамы аркылы бернинди куркусыз чыгып баралар.

Видеода Бөгелмәдә йөргән кабаннар гаиләсен төшергәннәр. Кулланучылар бу язманы социаль челтәрләрдәге битләрдә бастырган.

Кадрларда өч зур кабанның хәрәкәт бик актив булган юлны кичәргә тырышулары күренә. Хайваннарны машиналар һәм кешеләр һич тә куркытмый. Алар, машина юлларын тыныч кына үтеп, үз юллары белән баралар.

Комментарийларда Бөгелмә халкы бу кабаннарның шәһәргә беренче чыгуы түгел, дип яза. Әлеге киекләр гаиләсе моннан берничә көн элек шәһәр читендә күзәтелгән. Әмма Бөгелмәдә кыргый дуңгызларның нәрсә эзләүләре табышмак булып кала бирә.

Чыганак: Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: