Бөгелмә авазы

Ут-күршеләрдә - гыйбрәт хәл

Кызны тикшерү изоляторына урнаштырганнар.

Татарстанның Әлмәт шәһәрендә яшәүче 21 яшьлек кыз анасын үтерүдә шикләнелә. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итә.

Тикшерү буенча, 5 ноябрьдә Әлмәтнең Җәлил урамындагы фатирда яшәүче исерек 44 яшьлек хатын үз кызына әхлаксыз яшәү рәвеше алып баруы турында әйтә башлаган. Кыз анасына күп тапкыр пычак белән кадаган.

Хатын-кыз алган җәрәхәтләреннән фаҗига урынында үлгән.

Тикшерү ачыклаганча, вафат булган ханым кызы тууга төрмәгә эләккән, ә кызны балалар йортына биргәннәр. Соңрак ана белән кыз бергә яши башлаганнар. Җинаятьтә шикләнелгән кыз еш кына өйдә кунмаган. Бу гамәле анасына һич тә ошамаган.

Кыз үз гаебен өлешчә генә таныган. Аңа «Үтерү» маддәсе буенча гаепләү белдерелгән. Кызны тикшерү изоляторына урнаштырганнар.

 

“Татар-информ”

Реклама

Фото: pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: