Бөгелмә авазы

Урлап баеп булмый шул...

Бөгелмә шәһәр судында беркайда да эшләмәүче, урлашуда гаепләнүче 22 яшьлек ике егеткә мөнәсәбәттә җинаять эше тикшерелде.

ТР Бөгелмә шәһәр суды
матбугат хезмәте.
2014 елның 17 августында гражданин У. "Ваш дом" кибете янында иптәше Б.га әлеге кибеттән ноутбуклар алып чыгып, сатып акча эшләргә тәкъдим итә.
Б. каршы килми. Аннары У. кибетнең тамбур һәм ишек тәрәзәсен таш белән бәреп вата, Б. исә шуннан кереп, беренче каттагы киштәләрдән сигез ноутбукны урамда торган иптәшенә тапшыра. С. хосусый предприятиесенә 277 866 сумлык матди зыян килә.
Хөкем ителүчеләр судта үз гаепләрен тулысынча таныдылар. Эш аерым тәртиптә тикшерелде. Егетләрнең гамәлләре РФ Җинаять кодексының 158 нче маддәсе, 3 нче өлеше нигезендә бәяләнә (законсыз төстә бинага үтеп кереп, төркемләп, алдан килешенеп эшләнгән, аеруча зур суммада урлашу).
Суд егетләрнең икесенең дә үз гаепләрен тулысынча тануларын, яшәү урыннарында, ә берсенең укыган җирендә тәртипләренең канәгатьләнерлек дип бәяләнүен һәм моңа кадәр хөкем ителмәгәнлекләрен, административ җаваплылыкка тартылмаганлыкларын искә алып, ирекләрен чикләми генә, һәркайсысын 2 ел да 6 айга ирекләреннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгарды, РФ Җинаять кодексының 73 нче маддәсе нигезендә, һәркайсысына ике еллык сынау белән шартлы срок билгеләнде.
Моннан тыш, хөкем ителүчеләр, суд карарының үтәлешенә контрольлек итүче махсус органнарга хәбәр бирми торып, яшәү урынын да алыштыра алмыйлар.
Суд карары үз көченә кермә-гән, аңа карата апелляция тәртибендә шикаять биреп, ТР Югары судында кабат каратырга мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: