Бөгелмә авазы

Туган көндә – канлы фаҗига

Яшьлекләре совет чорына туры килгән кешеләр хәтерли булыр, киноларда ике кешенең каршылыкка керү, гаиләдә низаг чыгу эпизодларын күрсәткән чакларда берәү икенчесенә кул күтәрсә, шул яман күренешне күрмәс өчен куркудан күзләрне чытырдатып йома торган идек. Ә хәзер, телевизордан көн-төн күрсәтелә торган криминаль тема сюжетларының тәэсиреме, компьютердагы сугыш уеннарының йогынтысымы, динсезлекме, әллә...

2014 елның ноябрь аенда шәһәребезнең Б. Хмельницкий урамындагы йортларның берсендәге квартирда канлы фаҗига була: исерек хәлдәге Королёв кинәт килеп чыккан низаг вакытында Гореловага кухня өстәлендә яткан пычакны алып кадый. Аннары, бернинди ярдәм күрсәтмичә, дүрт сәгать буе ул аның үлгәнен көтә, шул ук квартирда булган Петровага да "Ашыгыч ярдәм" машинасын чакырырга рөхсәт бирми. Алай гына да түгел, каршы әйткәнне яратмыйча, йодрыклап аның йөзенә, таяк алып, бар көчкә аякларына суга, шул рәвешле, үлем дәрәҗәсенә китерерлек булмаса да, бу ханымның
сәламәтлегенә дә зыян сала. Икенче көнне исә аңлы рәвештә Сидоровка балта күтәрә, аркасын җәрәхәтли.
Тикшерү барышында ачыклануынча, ул көнне Петрованың туган көне булган икән. Королёв, Петрова һәм Горелова өчәүләп бер шешә аракы эчәләр. Сүз
иярә сүз чыгып, ике хатын әйткәләшеп китә. Аларның һәркайсысы яннарындагы ир-егетнең үзенә игътибарны арттыруын тели. Ул арада кибеткә барып, тагын бер шешә аракы алып кайтып эчәләр. Талаш көчәя генә. Петрова үзләре кебек үк Королёв кул астында эшләүче Сидоровка Горелованың җитәкчесе белән җенси элемтәгә керүен сөйләгәнен, ир кеше буларак бер дә мактамаганлыгын әйтеп сала, җитмәсә, эшне дә начар алып баруда гаепли. Королёвка бу, әлбәттә, бер дә ошамый, ә Горелова әлеге сүзләрне тагын бер кат раслап, кыздырып кына җибәрә. Ярсыган Королёв 20 - 25 сантиметрлы пычак эләктереп, Горелованың эченә батыра. Тегесе шул дәрәҗәдә исерек була ки, хәтта ни булганын да аңышмыйча, урынга барып ята. Ир кеше Петровага Горелованы суйганлыгын, иртә белән Сидоровны да, тавыш чыгара калса, Петрованы да үтерәчәген әйтә. Алар йокларга яталар. Беркадәр вакыттан соң ир кеше дөбердәгән тавышка уянып китә: Горелова караватыннан егылып төшкән, кан коса башлаган икән. Аны кире караватына күтәреп сала. Пычак кадаган җирдән нидер тырпаеп чыгып торганын да искәрә әле ул, хатынның үләчәген дә аңлый, әмма "Ашыгыч ярдәм" чакырмый.
Иртә белән сәгать 9 тирәсендә балконга тәмәке тартырга чыга, шунда Сидоровның йортка якынаеп килгәнен күрә. Йокысыннан уянган Петровага Горелованы үтергәнлеген, шаһитлар калдырмас өчен хәзер Сидоров белән аны да үтерәчәген әйтә. "Исән каласың килсә, шым бул!" - дип өсти. Ул арада
Сидоров кереп тә җитә. Берни сизенмичә, башта кухняга үтә, аннары - залга, квартирда ремонт ясау кирәклеге турында сөйләнә-сөйләнә, тәрәзә төбенә
банка белән буяу куя. Ә инде ул йокы бүлмәсенә таба юнәлгәч, Королёв, тиз генә балта эләктереп, аның аркасына суга. Сидоров бүлмәгә кереп, ишекне ябып өлгерә һәм тотып тора. Тегесе Горелованы үтергәнлеге, шаһитләр калдырырга җыенмаганлыгы турында әйтеп кычкыра. Сидоров борылып, аның кулындагы балтаны эләктереп ала, икесе бергә тоткан килеш аны идәнгә куялар. Аннары җинаятьче Сидоровтан 5 мең сум акча сорый һәм шәһәрдән читкә алып китүен таләп итә. Ул кадәр акча булмый, әмма Сидоров, куркудан булса кирәк, аны машинасында Әлмәт юлына чыгарып куя, 200 сум бирә. Королёв таләбе белән квартир ишеген тышкы яктан бикләп китәләр. Ул Әлмәт аша Лениногорскига кайтып җиткәч, канлы киемнәрен юып куя. Ә инде үзен тоткар-лагач, "үтерергә теләмәгәнлеген, кылган гамәле өчен үкенүен" әйтеп, гаебен тануы турында үзе беренче булып аңлатма яза.
Суд Королёвның Гореловага булган гамәлен - аңлы рәвештә үтерү (РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсе, 1 нче өлеше), Петровага мөнәсәбәттә
- кыйнау, физик газап китерү (116 нчы маддә, 1 нче өлеш), Сидоровка карата физик авыртуга китергән башка төрле гамәлләр кылу (116 нчы маддә, 1 нче өлеш) дип бәяли. Элек хөкем ителмәгәнлеге, эш һәм яшәү урынында уңай бәяләнүе, үз гаебен тануы, ике кечкенә баласы булуы, әти-әнисенең инвалидлар икәнлеге дә истә тотыла һәм, РФ Җинаять кодексының 69 нчы маддәсе, 3 нче өлеше нигезендә, җәза чарасы беркадәр йомшартыла төшә.
Петрованың туган көнендә булган канлы вакыйгаларның нәтиҗәсе шул: Королёв 9 ел да 2 айга ирегеннән мәхрүм ителә. Ул җәза чарасын кырыс режимлы колониядә үтәргә тиеш һәм аңа өстәмә чикләүләр билгеләнде.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: