Бөгелмә авазы

Туңдырма урлаган өчен

Бөгелмә шәһәр судының ачык утырышында алдан сүз куешып, урлашуда гаепләнгән, элек хөкемгә тартылмаган А. һәм Г.га карата җинаять эше каралды (Җинаять кодексы, 158 нче маддәнең 2 нче өлеше, "а" пункты). Августның беренче көннәрендә гражданка Г. балалар паркында йөргәндә А.га үзләренә куллану өчен суыткыч камерадан 2 лоток туңдырма урларга тәкъдим ясый....

Бөгелмә шәһәр судының ачык утырышында алдан сүз куешып, урлашуда гаепләнгән, элек хөкемгә тартылмаган А. һәм Г.га карата җинаять эше каралды (Җинаять кодексы, 158 нче маддәнең 2 нче өлеше, "а" пункты).
Августның беренче көннәрендә гражданка Г. балалар паркында йөргәндә А.га үзләренә куллану өчен суыткыч камерадан 2 лоток туңдырма урларга тәкъдим ясый. А. аның белән ризалаша.
Шушы ук көнне соңрак алдан сөйләшеп куйган буенча алар парк территориясендәге суыткыч камера янына киләләр һәм, физик көч кулланып, камераның пыяласын күтәрәләр. Аннары А. һәм Г. һәрберсе 700әр сум торган ике лотокны алып качалар. Алар үзләренең бу гамәлләре белән зарар күргән С.га җәмгысе 2 088 сум 50 тиенлек матди зыян китерәләр.
Суд утырышында А. белән Г. үз гаепләрен тулысынча таныдылар. Эш аерым тәртиптә каралды, чөн-ки Җинаять кодексының 158 нче маддәсенең 2 нче өлеше, "а" пункты буенча бу эш чит кеше милкен төркем белән урлау булып квалификацияләнә.
Суд, гаепләнүчеләрнең моңарчы хөкемгә тартылмаган булуларын, үз гаепләрен тулысынча тануларын, тәүбә итүләрен, китерелгән матди зыянны кайтарырга әзер булуларын искә алып, А. һәм Г.ны җинаять эшләүдә гаепле дип тапты (Җинаять кодексының 158 нче маддәсенең 2 нче өлеше, "а" пункты). Хөкем карары буенча аларның һәрберсе, җинаять-башкару инспекциясе белән килешеп, җирле үзидарә күрсәткән урында 300 сәгать мәҗбүри эшләргә тиеш булалар.
Туңдырма белән 2 лотокны зыян күрүчегә кайтарылган дип исәпләргә.
Хөкем карары үз көченә кермәгән һәм 10 көн дәвамында Бөгелмә шәһәр суды аркылы ТР Югары судына апелляцион тәртиптә мөрәҗәгать итәргә була.
Бөгелмә шәһәр суды
матбугат хезмәте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: