Бөгелмә авазы

Тәртип саклау органнары экстремизмга каршы

Роман Водников, Бөгелмә эчке эшләр бүлегенең җинаятьләрчеләрне эзләү бүлеге начальнигы: - Бездә барысы да контрольдә. Җирле матбугат, дини китаплар сатучылар, китап сату нокталарына аерым басым ясыйбыз. Аларда экстремизм темасына мәгълүмат булырга тиеш түгел. Тикшерүләр уздырып торабыз. Моннан тыш социаль челтәрләрне дә барлыйбыз. 7 июль көнне "Бөгелмә эчке эшләр бүлегенә шартлаткыч...

Роман Водников, Бөгелмә эчке эшләр бүлегенең җинаятьләрчеләрне эзләү бүлеге начальнигы:

- Бездә барысы да контрольдә. Җирле матбугат, дини китаплар сатучылар, китап сату нокталарына аерым басым ясыйбыз. Аларда экстремизм темасына мәгълүмат булырга тиеш түгел. Тикшерүләр уздырып торабыз. Моннан тыш социаль челтәрләрне дә барлыйбыз. 7 июль көнне "Бөгелмә эчке эшләр бүлегенә шартлаткыч куелган", дигән звонок кабул иттек. Тиз арада шылтыратучы кулга алынды. Шәһәрдә эшләп килүче төрле милли диаспоралар белән элемтәдә торабыз. "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында полиция хезмәткәрләре мәктәпләрдә патриотизм темасына лекцияләр укыды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: