Бөгелмә авазы

Тәкъдимнәре булмаган

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы җавап-лылыгы чикләнгән "ЖЭУ №1", "Наш дом-2", "ЖЭУ №3", "Уют-4", "Тан", "ЖЭУ №6", "Спектр" идарәче компанияләр" җәмгыятьләренең һәм "Нефтяник" торак милекчеләре ширкәтенең энергияне саклау һәм энергетиканың нәтиҗәлелеген күтәрү турындагы законнарны үтәү юнәлешендә ничек эшләүләрен тикшерде.

Ләйсән ШИҺАПОВА,
Бөгелмә шәһәр прокуроры ярдәмчесе,
икенче класслы юрист.

Реклама

2009 елның 23 ноябрендә чыккан "Энергияне саклау турында һәм энергетиканың нәтиҗәлелеген күтәрү турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында"гы 261 нче номерлы Федераль Законның 12 нче маддәсенең 7 нче пунктына ярашлы рәвештә, күпквартирлы йортларны карап тоту өчен җаваплы зат даими рәвештә (елга бер мәртәбәдән дә ким түгел) шул йортта энергияне саклау һәм экономияләү буенча нинди эшләр башкарырга мөмкин икәнен ачыклап, аны үткәрү өчен нинди чыгымнар кирәклеген һәм моның үзен ничек аклаячагын, күпме вакыттан соң никадәр экономия бирәчәген исәпләп, шул йортта яшәүчеләр игътибарына җиткерергә тиеш.

Тикшерү барышында бер генә идарәче компания тарафыннан да бу эшләрнең эшләнмәве ачыкланды. Шуңа да тикшерү нәтиҗәләреннән чыгып, югарыда саналган җәмгыятьләр һәм ширкәт җитәкчеләренә энергияне сак тоту һәм нәтиҗәлелекне күтә-рү турындагы законнарны үтәү барышында булган кимчелекләрне бетерергә кушып, күрсәтмәләр тапшырылды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: