Бөгелмә авазы

Үтерүче җавап тота

Бөгелмә шәһәр суды аңлы рәвештә кеше үтерүдә гаепләнүче (РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсе, 1 нче өлеше) 45 яшьлек гражданин К.ның җинаять эшен карады.

Рамил ТАҖИЕВ,
Бөгелмә шәһәр прокуроры урынбасары,
юстиция советнигы.

Реклама

2012 елның 18 мае көнне иртәнге сәгать 7ләр тирәсендә гражданин К. исерек хәлдә Бөгелмәнең Чайковский урамында урнашкан "Стройкерамика" җәмгыятенең кирпеч сугу цехындагы хатын-кызларның душ бүлмәсендә булган хатыны янына кереп, көнчелек хисеннән аңа 5-6 тапкыр пычак белән кадый. Пычакны ул үзе белән алып килгән була, кадаган урыннары ханымның күкрәк читлегендәге һәм эчке әгъзаларына туры килә, тирәнтен җәрәхәтли. 21 май көнне гражданка А. алган яраларыннан Бөгелмә үзәк хастаханәсенең интенсив терапия бүлегендә үлә.

Хөкем ителүче К. үз гаебен тулысынча таный. Бу җинаять рецидив җинаять санала, чөнки аның урлашкан өчен җинаять эше тикшерелү дәрәҗәсендә булып, килештерү судьясы әле хөкем карарын чыгарып та өлгермәгән була. РФ Җинаять кодексының 158 нче маддәсенең 1 нче өлеше буенча әлеге хөкем карары шушы ук елның 5 июнендә чыгарыла һәм ул бу гамәле өчен 8 айга ирегеннән мәхрүм ителә. Моны да исәпкә алып, соңгы җинаяте өчен җәза РФ Җинаять кодексының 69 нчы маддәсе, 5 нче өлеше нигезендә чыгарыла. Шулай итеп, гражданин К. Россия Федерация-се Җинаять кодексының 105 нче маддәсе, 1 нче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип табыла һәм 12 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм ителә. Иң соңгы карар нигезендә, ул 13 ел гомерен махсус режимлы төзәтү колониясендә үткәрергә тиеш. Карар әлегә үз көченә кермәгән.
Дәүләт гаепләүчесе җинаять эше материалларына нигезләнгән хөкем карарын гадел дип саный.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: