Бөгелмә авазы

Татарстанда юл кырыена төшеп киткән автомобильнең пассажиры имгәнгән

Машина йөртүче бозлавык юлда идарә итә алмаган дип фаразлана.

Татарстанда автомобиль юл кырыена төшеп киткән. Машинадагы пассажир имгәнгән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, бүген көндез Әлмәт районы юлында, Рус Акташы авылы янында «Киа» йөртүчесе бозлавык юлда идарә итә алмаган һәм юл кырыена төшеп киткән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына юл һәлакәте шаһитлары сөйләде.

Шаһитлар сүзләренчә, һәлакәттә автомобиль салонындагы хатын-кыз имгәнгән. Аны якындагы хастаханәгә алып киткәннәр.

Чыганак: "Татар-информ"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: