Бөгелмә авазы

Татарстанда «КАМАЗ» белән җиңел машина бәрелешеп, өч кеше зыян күргән

Авария кичә кич республиканың Әлмәт районындагы Казан - Оренбург трассасында булган.

Татарстанда «КАМАЗ» белән җиңел машина бәрелешкән. Һәлакәттә өч кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһитлары хәбәр итте.


Шаһитлар сүзенә караганда, республиканың Әлмәт районындагы Казан - Оренбург трассасында кичке җиделәрдә юл-транспорт һәлакәте булган. Ямаш авылы янында 7нче модель «Жигули» һәм «КАМАЗ» машиналары бәрелешә.


 

«Авариядә өч кеше зыян күргән. Кешеләрне автомобильдән алу өчен түбәне кисәргә туры килде», - дип уртаклашты агентлык белән юл-транспорт һәлакәте шаһитлары. 

Чыганак: Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: