Бөгелмә авазы

Татарстанда ике егет утырган машина юл кырыена төшеп киткән, егетләрнең берсе үлгән

Юл-транспорт һәлакәте Әлмәт районының Салкын Чишмә авылында килеп чыккан. 

27 сентябрь көнне Татарстанның Әлмәт районында трассада юл-транспорт һәлакәте килеп чыга. Ике егет чит ил машинасы белән юл кырыена чыгып оча. Аларның берсе авария урында ук һәлак була. Бу хакта әлеге аварияне күргән кешеләр хәбәр итте. 

Юл-транспорт һәлакәте көндез Салкын Чишмә авылы күпере янында булган. Шоферы идарәне югалткан «Хонда Цивик» машинасы трассадан аска төшеп киткән. Автомобильгә бик нык зыян килгән, диелә бу хәбәрдә. 

Авария нәтиҗәсендә 30 яшьлек пассажир фаҗига урынында вафат була. 

«Аның машина йөртүче дусты, бәхетенә, исән калды. Зыян күрүчене табиблар хастаханәгә озатты», - дип сөйләде шаһитлар.

Чыганак: "Татар-информ"  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: