Бөгелмә авазы

Татарстанда бензовоз һәм чит ил машинасы белән авариядә йөкле хатын-кыз зыян күргән

Юл-тарнспорт һәлакәте бүген кичке бишләр тирәсендә Чаллы-Түбән Кама автоюлында булган.

Татарстанда бензовоз һәм чит ил машинасы катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә йөкле хатын-кыз зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына һәлакәт шаһитлары сөйләде.

Шаһитлар сүзләренчә, фаҗига бүген, 17.00 сәгатьтән соң Чаллы-Түбән Кама автоюлында булган. «Скания» бензовозы белән «Сузуки» кроссоверы кара-каршы бәрелешкән.


Бәрелешкәннән соң, йөк машинасы юл кырыена төшеп киткән, ә чит ил машинасы юл кырыена чыккан.


«Һәлакәттә „Сузуки“ автомобилендә утырган йөкле хатын-кыз зыян күргән. Аны ашыгыч ярдәм машинасы хастаханәгә алып китте», - дип сөйләде шаһитлар. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: