Бөгелмә авазы

Татарстанда автоледи автомобилен кул тормозына куймаган, машина колясканы бәрдергән

Авария кичә Рус Акташы авылында булган.

Татарстанда автоледи автомобилен кул тормозына куймаган һәм машина колясканы бәрдергән, сабый реанимациядә. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр иттеләр.


Авария кичә республиканың Әлмәт районы Рус Акташы авылында булган. Башлангыч фаразлар буенча, «Лада» автомобиленең 35 яшьлек йөртүчесе, машинасы белән килеп туктагач, аны кул тормозына куярга оныткан. Машина кузгалып китеп, алты айлык сабый яткан колясканы бәрдергән.


Авыр тән җәрәхәтләре алган сабыйны Әлмәттәге «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең медицина-санитар частенә китергәннәр. Хәзер ул реанимациядә.

Чыганак: Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: