Бөгелмә авазы

Талаган өчен – тиешле җәза

ТР Бөгелмә шәһәр суды күптән түгел көч һәм корал кулланып, кеше талауда гаепләнүче С. һәм К.га мөнәсәбәтле хөкем карары чыгарды.

Бөгелмә шәһәр суды матбугат хезмәте. Агымдагы елның гыйнвар аенда исерек хәлдәге С. "Техас" кафесы янында гражданин К.га үзенең пневматик писто-
леты булуын әйтеп, шуның ярдәмендә сатучыны куркытып, касса акчасын талап алырга, бүлешергә тәкъдим итә. К., икеләнеп тә тормыйча, ризалаша. Анна-
ры, мәкерле ниятләрен гамәлгә ашыру максаты белән, таксига утырып, кибет янына киләләр. Башта пыяла ишек аркылы беркадәр күзәтеп торып, тирә-юньне өйрәнәләр. Сәүдә залында сатучы белән бер сатып алучы гына икәнен күреп, С. кесәсеннән пневматик газ баллонлы пистолетын ала һәм сатучыга төбәп, акча таләп итә. Сатучы, уңайлы җаен туры китереп, кибетнең икенче бер бүлмәсенә кереп яшеренә. Залдагы сатып алучыны исә егетләр идәнгә егып салалар, К. аны тотып тора, С. касса аппараты янына барып, тартмадан 15 250 сум акчаны ала. Шуннан соң угрылар чыгып качалар, хосусый эшмәкәр Т.га, шул рәвешле, 15 250 сумлык матди зыян китерәләр.
Гаепләнүчеләр судта үз гаепләрен тулысынча таныды, эш аерым тәртиптә каралды. Кылынган җинаятьнең бар ягын да җентекләп тикшергәч, җәмгыять һәм
җәмәгатьчелек өчен куркынычлылык дәрәҗәсен ачыклагач, хөкем ителүчеләрнең шәхесен ныклап өйрәнгәч, зыян күрүчеләрнең фикерен тыңлагач, суд
гражданин С.ны РФ Җинаять кодексының 162 нче маддәсенең 2 нче өлеше буенча гаепле дип тапты һәм аны, 1 елга иреген чикләп, җәзаны гомуми режим-
лы төзәтү колониясендә узу тәртибендә 5 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды. К.ны исә суд РФ Җинаять кодексының шулай ук 162 нче маддәсенең 2 нче өлеше буенча гаепле дип тапты һәм, РФ Җинаять кодексының 70 нче маддәсенең 1 нче өлеше нигезендә, аны да 1 елга иреген чикләп, җәзаны гомуми режимлы төзәтү колониясендә узу тәртибендә 5 ел да 7 айга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: