Бөгелмә авазы

Табибка кул күтәргән

Бөгелмә шәһәр суды 38 яшьлек С.ның хулиганлык кылуы, кеше сәламәтлегенә зыян салуы турындагы җинаять эшен карады.

Рамил ТАҖИЕВ,
шәһәр прокуроры урынбасары,
юстиция советнигы.

С. агымдагы елның 12 апреле көнне кичке сәгать 10 тулып килгәндә Бөгелмә үзәк район хастаханәсенең авыруларны кабул итү бүлегендә, җәмәгать урыннарында үз-үзен тоту кагыйдәләрен тупас бозып, аңлы рәвештә хулиганлык кыла: кабул итүче табиб - гражданин З.ның йөзенә, кулына суга. Нәтиҗәдә, З.ның уң кулының урта бармагы сына, ул озак вакытка (3 атнадан артык) эшкә яраксыз хәлдә була. Рәсми тел белән әйткәндә, сәламәтлегенә уртача дәрәҗәдә зыян килә.

Реклама

С.ның элек хөкем ителмәгәнлеге мәгълүм, ул үз гаебен тулысынча таный. Боларга өстәп, тәрбиясендә яшь бала булуны да истә тотып, аның җинаять эшен аерым тәртиптә карау турындагы соравы канәгатьләндерелде, хөкем карары эшне судта тикшереп тормыйча гына чыгарылды.

Бөгелмә шәһәр суды С.ны РФ Җинаять кодексының 112 нче маддәсенең 2 нче пункты, "д" аспунктында каралган гамәл кылуы өчен гаепле дип тапты һәм 2 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды.РФ Җинаять кодексының 73 нче маддәсе нигезендә, җәзаны шартлы рәвештә билгеләде, 1 ел 6 ай сынау срогы бирелде.

Дәүләт гаепләүчесе фикере буенча җинаять эше материалларына нигезләп, хөкем карары гадел чыгарылган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: