Бөгелмә авазы

“Спайс” өчен – өч ел

Бөгелмәнең К.Маркс урамындагы "Каприз" кибете янында тукталган машинадан берәү үзе генә белгән чыганактан халык телендә "спайс" дип йөртелә торган наркотик матдә - бутаноил-метилиндол сатып ала һәм 0,48 граммлы бу матдәне үзенең киемендә яшереп тота.

Азат НӘГЫЙМУЛЛИН,
шәһәр прокуроры ярдәмчесе.

Реклама

Агымдагы 2012 елның 11 апреле көнне кичке унынчы яртылар тирәсендә гражданин К. шул ук "Каприз" кибете янына машинасында килеп туктый һәм гражданин Сарбаевка, аның Бөгелмә эчке эшләр бүлеге кушуы буенча оператив-тикшерү операциясендә катнашуын белмичә, 1 мең сумга шул 0,48 грамм наркотик матдәне сата. Сарбаев К.дан алган "спайс"ны хокук сакчыларына тапшыра.

Шулай итеп, К. зур микъдарда наркотик матдәне законсыз сатарга омтылганы өчен тоткарлана. Бөгелмә шәһәр суды аны өч елга ирегеннән мәхрүм итү һәм җәза срогын кырыс режимлы колониядә үтәргә тиешлеге турында карар чыгарды. Хөкем карары үз көченә керде инде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: