Бөгелмә авазы

Штрафны вакытында түләү хәерле

Штраф - административ хокук бозган очракта бирелә торган җәза чараларының берсе.Штраф түләтү турында карар суд, яисә адми-нистратив хокук бозу турындагы эшне караган җаваплы зат тарафыннан чыгарыла. Штраф - акча түләтүне күздә тота торган чара. Гражданнар өчен аның күләме - 5 мең сумнан, РФ Административ хокук бозулар кодексында каралган аерым очракларда...

Штраф - административ хокук бозган очракта бирелә торган җәза чараларының берсе.Штраф түләтү турында карар суд, яисә адми-нистратив хокук бозу турындагы эшне караган җаваплы зат тарафыннан чыгарыла.

 

Штраф - акча түләтүне күздә тота торган чара. Гражданнар өчен аның күләме - 5 мең сумнан, РФ Административ хокук бозулар кодексында каралган аерым очракларда - 1 миллион, юридик затлар өчен 60 миллион сумнан артмый. Шул ук вакытта штрафның күләме - 100 сумнан, юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 500 сумнан кимрәк тә була алмый. Штрафны түләү срогы һәм тәртибе РФ Административ хокук бозулар кодексының 32,2 нче маддәсендә бәян ителә.
Штраф җавапка тартылган зат тарафыннан штраф түләтү турында карар чыгарылган, яисә 31,5 нче маддә нигезендә, аны түләүне кичектереп тору турында чыгарылган карарның вакыты узган көннән алып, 60 көн эчендә түләнергә тиеш. Ә чит ил гражданины, яисә гражданлыгы булмаган зат штрафны Россия Федерациясеннән читкә чыгарылу турындагы карар үз көченә кергәннең икенче көненнән дә соңга калмыйча түләргә тиеш. Штраф банк бүлекчәсе, яисә почта бүлекчәсе аша түләнә.
Штраф түләгәнлеккә документ булмаса, тиешле срок узганнан соң карарны чыгарган судья, орган, җаваплы зат әлеге карарның икенче нөсхәсен әзерли һәм ул, законда каралган тәртиптә хәл итү өчен, суд приставы-эш башкаручыга җибәрелә. Икенче нөсхә электрон вариантта да әзерләп җибәрелергә мөмкин. Моннан тыш, административ эшне караган башкарма власть федераль органының җаваплы заты, я коллегиаль органның вәкаләтле вәкиле Кодексның 20,25 нче маддәсе, 1 нче өлеше нигезендә, штраф түләмәгән кешегә карата беркетмә төзи.
Административ штрафны законда күрсәтелгән срокта түләмәгән өчен түләнмәгән штрафның икеләтә күләмендә җаваплылык каралган, әмма сумма 1 мең сумнан да ким булырга тиеш түгел. Шулай ук 15 тәүлеккә кулга алу, 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә җәлеп итү чаралары да бар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: