Бөгелмә авазы

Салам да үлән генә димә...

Суд залыннан Бөгелмә шәһәр суды аеруча зур күләмдә наркотик матдәне законсыз алганы, саклаганы өчен 24 яшьлек С.ка мөнәсәбәтле җинаять эшен карады (РФ Җинаять кодексы, 228 нче маддә, 2 нче өлеш).

Рамил ТАҖИЕВ,
Бөгелмә шәһәр прокуроры урынбасары,
юстиция советнигы.


Гражданин С. агымдагы елның 30 июле көнне кичке сәгать 9 тулып килгәндә, Әлмәт-Бөгелмә аэропорты юлының Солдат Писмәнкәсе авылына таба борылышындагы ачыклыкта үз максатлары өчен (сатарга дип түгел) кыргый киндер башын һәм сабакларын җыя. Шул ук көнне, тагын берничә минуттан, Әлмәт-Аэропорт юлында полиция хезмәткәрләре гражданин С.ны гомуми күләме 1001 грамм тәшкил иткән наркотик матдә - каннабис (марихуана) тутырылган полимер пакет белән тоткарлыйлар.

С. үзенең гаебен тулысынча таныды, элек хөкем ителгәнлеген исәпкә алып, аның соравы буенча суд тикшерүе аерым тәртиптә уздырылды.
Бөгелмә шәһәр суды С.ны 4 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгарды. Егет җәза срогын гомуми режимлы төзәтү колониясендә узачак. Карар әлегә үз көченә кермәгән.
Дәүләт гаепләүчесе җинаять эше материалларына нигезләнгән хөкем карарын гадел дип саный.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: