Бөгелмә авазы

Һәр эшнең – үз тәртибе

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы Бөгелмә муниципаль районы Акбаш авыл җирлеге башкарма комитетында җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр уздыру һәм шулай ук экстремизмга каршы тору җәһәтеннән законнарның ничек үтәлешен тикшерде.

Ләйсән ШИҺАПОВА,
Бөгелмә шәһәре прокуроры
өлкән ярдәмчесе.

Реклама

Федераль закон нигезендә, җирле үзидарә органы гаммәви чара үткәреләчәге турында хәбәр алгач, халык белән ул күмәк чараны оештыручыга чара узачак урын территориясендә (бинада) иң күбе күпме кеше була ала икәнлеге турында әйтеп куярга тиешләр. Әмма гаммәви чаралар үткәрү вакытында Акбаш башкарма комитеты тарафыннан вәкаләтләр Федераль законның 12 нче маддәсе, 1 нче өлешендә күрсәтелгән күләмдә үтәлмиләр. Атап әйткәндә, күмәк чаралар үткәрү вакытында территориянең ни дәрәҗәдә тулы була алуының чик нормалары турында хокукый акт эшләп кабул ителмәгәнлеге ачыкланды. "Экстремис-тик эшчәнлеккә каршы тору турында"гы Федераль законның 2 нче маддәсендә күрсәтелгән принципларны үтәмәү гражданнарның конституцион хокукларын бозу, законлы мәнфәгатьләрен сак-ламау булып тора, кешенең тормышына, сәламәтлегенә, мөлкәтенә куркыныч тудыра һәм террорчылык, районыбызда экстремистик оешмалар эше активлашуга, социаль җирлектә һәм милләтләр арасында низаглар килеп чыгуга сәбәп булып торуы ихтимал. Шуңа күрә дә югарыда әйтелгәнчә закон бозуга юл куярга ярамый.

Тикшерү нәтиҗәләреннән чыгып, Акбаш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәзгать Хуҗиевка әлеге закон нормаларында булган тайпылышларны бетерергә күрсәтмә бирелде.
Бөгелмә муниципаль районының тагын 16 авыл җирлегендә шундый ук кимчелекләр булуы ачыкланды һәм барысына да тиешле күрсәтмәләр бирелде. Прокурор тәэсире актлары хәзер каралу стадиясендә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: