Бөгелмә авазы

Пычрак эш чиста табыш бирә алмый

Революциягә кадәр үк әле бер сәяхәте вакытында язучы Карамзиннан: "Россиядә хәлләр ничек?" - дип сораганнар, ул исә бер сүз белән: "Урлашалар!" - дип җавап биргән. 1917 елгы инкыйлабтан соң Россия халкының вөҗданы уянгандыр, социализм төзүче, коммунизмда яшәү турында хыялланучы кешеләрнең "Мораль кодексы" безнең халыкка урлашырга юл куймагандыр дип уйласагыз, ялгышасыз....

Елена ФИЛАТОВА.

Ул заманнарда әти-әниләребезнең сөйләшү­ләрен тыңлап тору бик кызык тоела иде. Угрылар эш урыннарыннан әйберләрне шулкадәр оста чәлдерә торган бул­­­ганнар, хәтта тикшереп чыгара торган проход­­­нойда да беркем берни сизмәгән. Ит консервлау заводында эшләүче күршебез безне, якын-тирәдәге күп гаиләләрне "арзанрак бәягә туендырып" яши иде. Югары сыйфатлы ит кисәкләрен ул бил тирәли бәйләп куеп, вахтерлар яныннан чыкканда да "бер грамм авырлык югалтмыйча" үтә торган булган. Койма астыннан яшерен юл казып, яисә елга буендагы предприятиеләрдән - су юлы аша продукция озатулар тагын... Русиядә урлашу үзе шулай бер кәсептер инде ул.

Карак-угрыларны тота торалар, әмма аларның саны барыбер кимеми.

Җайлы-җайсыз яткан нәрсәләр яныннан тыныч кына узып китә алмауның тагын бер мисалы агымдагы елның 5 февралендә дә ачык күренде. Бу көнне "Җәлилнефть" идарәсе­­нә караган ЦДНГ-5 оеш­масының Сарман районы, Иске Мәнзәлбаш авылы янында урнашкан 15065 нче номерлы скважинасыннан электрокон­­­такт манометрын ур­­­лый­­­лар. Бу хәлне "Тат­­нефть-Охрана" белән "Ви­­­­­­­­тязь" хосусый сак пред­­­­­­­­приятиеләре - җа­­вап­­лылыгы чикләнгән җәм­гы­ятьләрнең хез­­­мәт­кәр­­­­ләре ачыклый. Карак Җәлил бистәсендә яшәүче булып чыга. Элек тә хөкем ителгән, урлашу чорына беркайда да эшләмәгән ул. Бу көнге гамәленең зыяны 3250 сум тәшкил итә. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатыла, каракны суд көтә.

Реклама
Теги: урлашу
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: