Бөгелмә авазы

Полиция хезмәткәре ришвәт алмаган

Бөгелмә шәһәр судында җитәкче затка ришвәт бирергә маташкан М.га карата хөкем карары чыгарылды.

Агымдагы елның июнь аенда спиртлы эчемлекләрне саклау һәм сату тәртибен бозучы гражданка М.га карата оператив-тикшерү чарасы үткәрелеп, "сынау өчен сатып алу" тәҗрибәсе барышында кулыннан "эләктерелә". Әлеге кыңгыр гамәлен йомып калдыру максаты белән участковый кулындагы папкага 5 мең сумлык купюра кыстыра ул.
М. үз гаебен тулысынча таный, эш аерым тәртиптә тикшерелә. М.ның кыңгыр эше РФ Җинаять кодексының 291 нче маддәсенең 3 нче өлеше нигезендә бәяләнә - законсыз гамәл өчен ришвәт бирү.
Суд, барлык шартларны да исәпкә алып, аннан дәүләт файдасына 150 000 сум штраф түләтергә дигән карар чыгара. Әлеге карар үз көченә кергәнче,
10 көн эчендә Бөгелмә суды аша аппеляция бирү тәртибендә, ТР Югары Суды аша кабат тикшертелә ала.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: