Бөгелмә авазы

Салым түләүнең гадиләштерелгән системасы турында

Патент нигезендә гадиләштерелгән ысул белән салым түләү режимы аерым бер төр эшчәнлек алып бару хокукына ия булу өчен патент алу дигән сүз. Квартир һәм гаражны наймга биреп тору, һөнәрчелек, җәмәгать туклануын оештыру, кеше йөртү, машинкада басу эшләре, репетиторлык, көнкүреш хезмәтләре һәм микробизнесның башка төрләре - барлыгы 69 төр эшчәнлек күздә...

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.


СОРАУ. Салым түләү­челәрнең кайсы ка­те­­­­горияләре салым түләү­нең гадиләш­терелгән системасыннан патент нигезендә файдалана ала?

ҖАВАП. Хосусый эш­мәкәр буларак рәсми теркәлгән, эшкә кемнедер яллый алу хокукына ия булган, әмма салым отчеты елында аларның исемлектәге уртача санын 5 кешедән арттырмаган эшмәкәрләр файдалана ала бу мөм­кинлектән.

СОРАУ. Патент бе­лән эшли башлагач, эш­мәкәргә зур күләмдә отчетлар бирергә туры киләчәк дигәннәре дөресме?

ҖАВАП. РФ Салым ко­­­дексының 346.25.1 нче мад­дәсенең 11 нче пунк­тында күрсәтелгәнчә, патент буенча салым түләү системасын кулланып эшләүче эшмәкәрләр дек­­­ларация тутырмыйлар. Алар салым учетын үзләре алып бара (шул ук маддә, 12 нче пункт). Андый эшмәмәкәрләрнең керемен исәпкә алу ке­нәгәсенең формасы, аны тутырып бару тәртибе Россия Финанс министр­лыгы боерыгы белән расланган, ул ачканчы ук салым органы мөһере һәм җитәкчесенең имзасы белән расланган булырга тиеш.


СОРАУ. Патентны алу тәртибе турында аң­ла­т­сагыз иде?

ҖАВАП.Патент алу өчен эшмәкәр тиешле формада гариза язып, са­­­­лым инспекциясенә мө­­­рәҗәгать итә. Гариза, кимендә, бер ай алдан язылырга тиеш. Мәсәлән, патент нигезендә 2011 ел­­­ның 1 октябреннән эшли башлау өчен гаризаны 2011 елның 31 августына кадәр язу кирәк иде. Гаризаны салым органы 10 эш көне эчендә карап, тиешле җавабын җиткерә. Эшмәкәрнең теләге буенча патент 1 айдан 12 айга кадәр бирелә ала.

СОРАУ.Патентның бәя­­­се ничек билгеләнә?

ҖАВАП. Патентның еллык бәясен ел дә­вамында чама белән алыначак керемне 6 процентлы салым ставкасына тапкырлап табалар. Еллык керем мөмкинлекләре исә Татарстан Респуб­ликасының 2008 елның 3 октябрендә чыккан №81-ЗРТ Законы белән билгеләнә. Эшчәнлекнең күпчелек төрләре буенча (69 эшчәнлек төренең 64е өчен) патент 13500 сум тәшкил итә. Ә калганнары буенча сумма бераз башкачарак:
- автотранспорт ча­раларына техник хез­мәт күрсәтү һәм ремонтлау эшләре белән шөгыльләнүчеләргә - 21600 сум;
- пассажирлар йөртү буенча автотранспорт хезмәте күрсәтүчеләргә - 2700 сум;
- йөк ташу буенча автотранспорт хезмәте күр­сәтүчеләргә - 10800 сум;
- гаражларны, үз торагын, дача участокларын вакытлыча файдалануга биреп торучыларга, килүчеләргә хезмәт күрсәтү заллары булган җәмәгать туклануы оешмалары объектлары аша хезмәт күрсәтүчеләргә - 1800 сум;
- заллары булмаган җәмәгать туклануы оешмалары объектлары аша хезмәт күрсәтүчеләргә - 8100 сум. Кодексның 346.21 нче маддәсенең 3 нче пунк­ты нигезендә, патент бәясе мәҗбүри пенсия иминияте, вакытлыча эш­кә сәләтсез калу очрагы өчен күчерелә торган мәҗбүри социаль иминият, мәҗбүри медицина иминияте һәм производстводагы имгәнүләр, һөнәри авырулар очрак­лары өчен күчерелә торган взнослар суммасы күләменә киметелергә дә мөмкин. Әмма бу сумма патент суммасының 50 процентыннан артып китәргә тиеш түгел.

СОРАУ. Патентны тү­ләү ничек башкарыла?

ҖАВАП.Салым тү­ләүнең патент нигезендә гадиләштерелгән системасына күчкән эшмәкәр патент бәясенең өчтән берен шушы патент ни­гезендә эшли башлаганнан соң 25 календарь көннән дә соңга калмыйча түләп куярга тиеш. Ә калган өчтән ике өлешен патент срогы беткәч, 25 календарь көннән дә соңга калмыйча түли.

СОРАУ.. Эшмәкәрнең патентка булган хокукын югалту ихтималы бармы?

ҖАВАП.Әйе, түбән­дәге очракларда хосусый эшмәкәр патент нигезендә салымны гадиләштерелгән юл бе­лән түләү хокукын югалта:
- патент гамәлдә бул­­ган вакытта ялланган эшчеләре, шул исәптән гражданлык-хокукый ки­лешүләр ни­гезендә эш­ләүчеләр саны 5 кешедән артып кит­кәндә;
- патент бәясенең өчтән берен тиешле срокта түләмәгәндә, яисә тулы күләмдә түлә­мәгәндә;
- салым чорындагы барлык керемнәре чик күләмнән - 60 миллион сумнан артып киткәндә.

Бу шартларның берсе генә булса да бозыла икән, әйткәнебезчә, хосусый эшмәкәр патент нигезендә салымны гадиләштерелгән юл белән түләү хокукын югалта. Патентка хокукны югалткан эшмәкәргә аның алдан түләп куйган патент суммасы кире кайтарып бирелми. Патентка хокукын югалтуы турында эшмәкәр 15 календарь көн эчендә салым органына хәбәр итәргә тиеш.

Әгәр дә патент алганнан соң аның гамәлдә булу срогы чыкканчы ук эшмәкәр ниндидер сәбәп буенча эшчәнлеген туктата икән, патент бәя­се кабат чутланмый, эш­мәкәр аның тулы суммасын тиешле вакытта түләп бетерергә тиеш була.

СОРАУ. Салым түләү­­нең патент нигезендә га­диләш­терелгән юлын сай­лаган эшмәкәр башкалар түли торган нинди салымнарны түләми?

ҖАВАП.Патент алу­­­­чы түбәндәге төр са­лымна­рны түләми:
- эшмәкәрлек эшчән­леге барышында алынган кеременә салына торган физик зат кереме салымын;
- гадәти "гади юл" бе­лән түләү мөмкин­легеннән файдаланучыларга салына торган бер­дәм салымны;
- бизнеска җәлеп ител­гән милек салымын;
- өстәмә бәя салымын.

СОРАУ. Патент ниге­зендә гадиләш­терелгән салым түләтү системасын кертү ни өчен кирәк булды?

ҖАВАП. Салым түләү­­нең патент нигезендә гадиләш­терелгән системасы кече эшмәкәрлекне үстерүгә теләктәшлек итү, булышу һәм үз эше белән мәшгуль булганнарны "күләгәдән" чыгару максатыннан кулланыла башлады.

Финанси тотрыксызлык заманында әлеге махсус режимны куллану бик актуаль булып тора, чөнки эшмәкәрләргә акчасын янга калдырырга, отчетлар төзүгә вакыт һәм көчсарыф итмәскә мөмкинлек бирә.

Патент алу моңа ка­­­дәр эшен законлаштырмый гына алып барган эшмәкәрләргә үз ке­ремнәрен легаль­ләш­терүгә юл ача. Патенты түләп куелган эшмәкәр дәүләтне алдамыйча, салым органнарыннан качып йөрмичә, тыныч күңел белән эшен дәвам иттерә ала.

Хөрмәтле салым тү­ләү­челәр! Салым түләү­нең без тәкъдим иткән бу төре сезне кызыксындыра икән, салым инспекциясендә 106 нчы бүлмәдә сез тулырак мәгъ­лүмат ала аласыз. Шулай ук 8 (85594) 7-80-03 телефоны аша да хәбәр­ләшергә була.

Салым инспекциясе сезне әлеге режимнан - са­­­­лым түләүнең патент системасыннан файдаланырга, шул рәвешле, түли торган салымнарыгызны закон нигезендә киметә алу мөмкинлеген кулдан ычкындырмаска чакыра. Никадәр кабатласаң да, актуальлеген югалт­мый торган гыйбарә бар: "Салымыңны түлә дә тыныч йокла!"

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: