Бөгелмә авазы

Орлыклар чиста булсын!

Татарстанга яшелчә һәм чәчәк культураларының пакетларга салынган орлыклары кайтарыла башлады. Бу исә карантин игълан ителгән чүп үләннәрнең орлыклары килеп эләгү куркынычы да нык артты дигән сүз. Дөрес, орлыклык материалның төп өлешенә фитосанитар тикшерү уздырыла, әмма, закон бозучылар гаебе белән, аларның бер өлешенең, "Россельхознадзор"ның Татарстан Республикасы идарәсен "читләтеп" узып, республикабыз кулланучыларына...

Марат ГАБДЕЛХАКОВ,
фитосанитар күзәтчелек
һәм орлыкның сыйфатына күзәтчелек бүлеге дәүләт инспекторы.

Әлегә кадәр республика территориясендә булмаган, карантин игълан ителгән әрсез чүп үләннәр шундый юллар белән килеп эләгә калса, аларның чәчүлек мәйданнарны, көтүлекләрне, бакчаларны басып китү куркынычы бар. Алай гына да түгел, андый үләннәр авыл хуҗалыгы культураларының уңы-
шын нык киметә, мал азыгының сыйфатын боза, кешеләрнең һәм терлекләрнең сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый.
"Россельхознадзор"ның Татарстан Республикасы идарәсе хезмәткәрләренең төп вазифаларыннан берсе - республика территориясенә кайтарыла торган үсемлекчелек продукциясенең чыгышын, шул исәптән авыл хуҗалыгы культура-ларының чәчүлек орлыкларын да контрольдә тоту. Орлыклык матери-алның документлары, тартма-пакеты, маркировкасы тикшерелә, карантиндагы объект булу-булмавына фитоэкспертиза үткәрелә. Пакетларга салынган орлыклар турында түбәндәге мәгълүматлар булырга тиеш: атамасы, орлык сатучының (оешма, фирма) адресы һәм телефоны, культураның исеме, сорты, партия номеры, күләме яки саны, орлыкларны сату срогы. Шунысын да белеп торыгыз: пакетларда ул орлыкларның яраклылык вакыты түгел, ә пакетларны сату вакыты гына күрсәтелә.

Реклама

Карантин объектлары дип игълан ителгән, шулар белән зарарланган икәнлеге ачыкланган очракларда орлыклар партиясе белән тулаем юк ителә, яисә кире сатучының үзенә озатыла. Ә инде яшелчә культураларының орлыкларын махсус кибетләрдән генә алырга киңәш итәбез. Аларны алганда сатучылардан орлыкларның фитосанитария контроле үткәнлек турындагы документлары белән кызыксыныгыз. Пакетлы орлыкларда еш кына өч төрле амброзия, кычыткан ефәге (повилика), горчак, эт җиләге кебек куркыныч үсемлек орлыклары очрый. Узган ел, мәсәлән, "Королева осени", "Флакке" сортлы кишер орлыклары пакетларында эт җиләге табылган иде. Республика территориясендә аның таралуына юл куймау максатында, идарә белгечләре орлыкларның бер партиясен кире сатучыга озаттылар, икенче партиясен яндырдылар. Мондый мисаллар очраклы күренеш кенә түгел, аларны күпләп китерергә була.

"Россельхознадзор"ның Татарстан Республикасы идарәсе авыл хуҗалыклары җитәкчеләренә, орлык-лар һәм утырту-чәчү материаллары алып кайтып сату белән шөгыльләнүче эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итә: карантин игълан ителгән үсемлек орлыкларына юлыкканда, кичекмәстән бу хакта идарәгә хәбәр итәргә, куркыныч янаган чыганакларны юк итә башлау чараларын күрергә кирәк. Карантин турындагы законнар бозылган очракта, гражданнарга - 200 сумнан 500 сумга кадәр, җитәкчеләргә - 500 сумнан 1 мең сумга кадәр, юридик затларга 5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр штраф түләргә, яисә 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлеген туктатып торырга туры киләчәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: