Бөгелмә авазы

Наркотикларсыз тормыш

Әфьюнлы ханымнар Лениногорск шәһәрендә яшәүче 46 яшьлек ханым әфьюн саткан өчен 10 ел гомерен гомуми режимлы колониядә үткәрәчәк. 2008 елда наркотикларны аеруча зур күләмдә саклаган өчен хөкем ителгән бу ханымга карата Бөгелмә шәһәр суды әнә шундый хөкем карары чыгарды. Альбина БАКУНИНА, Россия ФСКН ТР идарәсе матбугат хезмәткәре. Ул узган елның...

Әфьюнлы ханымнар
Лениногорск шәһәрендә яшәүче 46 яшьлек ханым әфьюн саткан өчен 10 ел гомерен гомуми режимлы колониядә үткәрәчәк. 2008 елда наркотикларны аеруча зур күләмдә саклаган өчен хөкем ителгән бу ханымга карата Бөгелмә шәһәр суды әнә шундый хөкем карары чыгарды.
Альбина БАКУНИНА,
Россия ФСКН ТР идарәсе
матбугат хезмәткәре.
Ул узган елның март аенда гына иреккә чыккан булган. Чыгуга, элекке кәсебенә кабат керешкән. Бу юлы ул шулай ук наркотиклар саклаган өчен җавапка тартылып, җәза срогын колониядә бергә узган танышы - 46 яшьлек тагын бер хатынны җәлеп иткән.
Аларның инде үсеп җиткән балалары бар, әмма алар әниләре белән аралашырга теләми. Шулай да хатыннарның берсенең улы закон белән каршылыкка кергән, аңа карата сутенерлык өчен җинаять эше кузгатылган.
Наркотиклар сатучылар үзләре дә озак еллар аны кулланалар икән. Акча өчен әфьюнны сату белән дә шөгыльләнгәннәр. Сөйләшүләреннән аңлашылганча, аларның эшкә урнашырга да, тәртипле тормыш белән яши башларга да һичбер теләкләре юк.
Хатыннар героинны Татарстанга чит төбәкләрдән алып кайта торган була, наркоконтроль хезмәткәрләре үзләрен чираттагы партия белән кайтып килгәндә эләктерә дә. Алар утырган автомобильне автотрассада туктаталар. Тикшерү-карау вакытында берсеннән 100 грамм героин алалар, ә Лениногорскидагы квартирында тагын 22 грамм куркыныч наркотик табалар.
Әлегә Бөгелмә шәһәр суды наркотиклар сату белән шөгыльләнгән хатыннарның берсен генә хөкем итте, ә икенчесенә карата кузгатылган эш буенча тикшерү дәвам итә.
Бөгелмә триосына - 30 ел
Бөгелмә шәһәр суды шәһәребезнең наркотиклар сату белән шөгыльләнгән, наркоконтроль хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган өч кешесенә карата хөкем карары чыгарды. Аларның һәркайсысы үзе дә наркотикларны кулланучы да булып тора.
Лениногорск шәһәреннән эшкә дип Бөгелмәгә күченеп килгән 40 яшьлек гражданин биредә бер уңайдан тыелган матдәләр сатуны да җайга салып җибәрә. Күпләп алган катнашмаларны яшәргә кергән фатирында вак партияләргә бүлгәли, аннары аларны үзенең тарафдарларына сатар өчен бүлеп бирә. Моның өчен төркемдә ике кеше җаваплы була, шуларның берсе - көллият студенты.
Наркотиклар сатуны оештыручы үзе шәһәрдәге бер төзелеш фирмасында хезмәт куркынычсызлыгы белгече булып эшли. Һөнәре буенча хезмәттәшләренең төзелеш мәйданындагы иминлеге өчен җавап бирергә тиешле бу зат үзен-үзе белештермәс халәттә булганда башка кешеләрнең иминлеген тәэмин итә аламы соң?
Хәсрәт "эшмәкәрләр" конспирация шартларын бөтен нечкәлекләренә кадәр үтиләр, наркотикларны да бары тик ышаныч яулаган кешеләргә генә саталар. Шундый бер алыш-биреш вакытында аларны наркополицейскийлар "эләктерә" дә инде. Аннары наркотиклар белән эш итүче төркемне оештырган кеше кулга алына. Тикшерү-тентү барышында аларның һәркайсыннан зур күләмдә "спайс"лар алына.
Наркотиклар саклаган һәм аларны сату белән шөгыльләнгән өчен Бөгелмә шәһәр суды эшне оештыручыны - 12 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итү һәм 300 мең сум штраф түләтү; аның кулдашын 10 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итү һәм 230 мең сум штраф түләтү, ә студент егетне 6 ел да 3 айга ирегеннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгарды.
Хөкем карары әле үз көченә кермәгән, дип хәбәр итәләр безгә Россия ФСКН ТР идарәсе матбугат хезмәтеннән.
Хөрмәтле гражданнар! Әгәр дә сез наркотикларның законсыз әйләнешенә кагылышлы җинаятьчел фактлар турында ни дә булса беләсез икән, "ышаныч те-
лефоны"на шылтыратыгыз: 8(843) 273-43-45. Бөгелмәдәге телефон: 8(85594) 4-22-50. Шулай ук Россия ФСКН ТР идарәсенең интернет-сайтына мөрәҗәгать итәргә була: http://ufskn.tatarstan.ru/.
Анонимлык саклана.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: