Бөгелмә авазы

Наркомания – бәла ул

"Радуга" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге бүлеге педагоглары "Наркомания - бәла ул" дигән темага махсус акция оештырдылар. "Чараның төп максаты - наркоманияне профилактикалау, наркотиклар куллануның зарары турында халыкка күбрәк мәгълүмат җиткерү, наркотикларга бәйле кылынган җинаятьләр өчен җавап тоту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау", - дип яза социаль педагог Лилия...

"Радуга" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге бүлеге педагоглары "Наркомания - бәла ул" дигән темага махсус акция оештырдылар.

"Чараның төп максаты - наркоманияне профилактикалау, наркотиклар куллануның зарары турында халыкка күбрәк мәгълүмат җиткерү, наркотикларга бәйле кылынган җинаятьләр өчен җавап тоту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау", - дип яза социаль педагог Лилия Ремеева.

Бөгелмәләр бу акция белән гаять кызыксынып киттеләр, наркомания темасына җанлы сөйләшүдә катнаштылар, наркотикларга бәйле вәзгыятьне үзгәртү өчен ниләр эшләп булуы турында фикер алыштылар.

Шәһәрдәшләребезнең күбесе әлеге зарарлы гадәткә тискәре карашта булулары шатландырды. Алар наркотиклар куллануның нәтиҗәсе бик яман икәнлекне ачык аңлыйлар: гаиләләр таркала, балалар авыру булып туа, кеше үзе хроник чирлегә әверелә, әхлакый йөзен дә, сәламәтлеген дә югалта, ахыр чиктә хәлләр үлем белән төгәлләнә...

Бу мөһим проблеманы бары тик гражданлык позициясен активлаштырып, уртак тырышлык белән генә чишәргә, афәтне бары тик бергәләп кенә җиңәргә мөмкин - очрашуда катнашучыларның соңгы фикере әнә шулай бердәм булды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: