Бөгелмә авазы

Мылтык өчен 2 ел да 100 мең...

Бөгелмә шәһәр суды законсыз рәвештә утлы корал ясаган, саклаган, саткан өчен 43 яшьлек гражданин Б.га карата хөкем карары чыгарды.

Гражданин Б. агымдагы ел­ның 15-20 мартында Соколка авылындагы Луговая урамының 6 нчы йорты ишегалдында урнашкан сарайда 12 калибрлы "ИЖ-54" модельле ау мылтыгын кисеп, обрез ясый һәм аны шул сарайда саклый.

Законсыз ясалган әлеге мылтыгын 19 апрель көнне Бөгелмә шәһәренең Заречная урамындагы 14 нче йорт янындагы чишмә буенда гражданин А.га 2 мең сумга сатып җибәрә.

Б. - элек тә хөкем ителгән кеше. Шуңа күрә аның бу гамәле "рецидив" дип бәяләнә. Ул үз гаебен таный. Аның үтенече буенча суд утырышы хөкем карарын аерым тәртиптә чыгарды.

Бөгелмә шәһәр суды Б.ны РФ Җинаять кодексының 223 нче маддәсенең 1 нче өлешендә һәм 222 нче маддәсенең 1 нче өлешендә каралган җинаятьләр кылуда гаепле дип тапты. Шул ук маддәләр нигезендә, ул 2 елга ирегеннән мәхрүм ителде, өстәвенә, дәүләт файдасына 100 мең сум күләмендә штраф түләргә тиеш.

Дәүләт гаепләүчесе фике­рен­чә, җинаять эше материаллары нигезендә чыгарылган карар гадел һәм урынлы.

Акыртып талаган

Бөгелмә шәһәр суды РФ Җинаять кодексының 162 нче маддәсенең 1 нче өлешендә каралган кыңгыр гамәл кылуда - кешенең милек-мөлкәтен талап алу максатында аңа карата көч куллану, сәламәтлегенә зыян китерер дәрәҗәдә һөҗүм итүдә гаепләнүче 36 яшьлек гражданин А.га карата ачылган җинаять эшен карады.

2012 елның 30 мартында кичке тугызынчы яртылар тирәсендә Бөгелмәнең Клуб урамында урнашкан "Надежда" кафесы янында гражданин А. гражданин М.дан акча таләп итә. Уңай җавап ишетмәгәч, ул аның яңагына, башына суга, иренен яра, борын сөяген сындыра. Аннары кафе артына сөйрәп китереп, М.дан тагын акча сорый. Җавап ишетмәгәч, кесәләрен актарып, 400 сум табып ала һәм китеп бара.

А. элек тә хөкем ителгән булган. Ул үз гаебен тулысынча таный. Аның үтенече буенча суд утырышы хөкем карарын аерым тәртиптә чыгарды.

Бөгелмә шәһәр суды А.ны РФ Җинаять кодексының 162 нче маддәсенең 1 нче өле­шендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты һәм 2 елга ирегеннән мәхрүм ителде.

Дәүләт гаепләүчесе фике­рен­чә, җинаять эше материаллары нигезендә чыгарылган карар гадел һәм урынлы.

Рамил ТАҖИЕВ,
Бөгелмә шәһәре прокуроры урынбасары,
юстиция советнигы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: