Бөгелмә авазы

Мошенниклар тозагына еш кына 30 яшьтән өлкәнрәкләр эләгә

Алдауның иң киң таралган төре – янәсе, банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәреннән шылтырату.

ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР эчке эшләр министры урынбасары Владимир Изаак хәбәр иткәнчә, Татарстанда аферистлар тозагына ешрак 30 яшьтән өлкәнрәк  кешеләр эләгә.

"Мошенниклык очракларын анализлау нәтиҗәләре күрсәткәнчә, аферистлар тозагына ешрак 30 яшьтән өлкәнрәк кешеләр эләгә. Андыйлар саны барлык алданган кешеләрнең 40 процентыннан артып китә", дип билгеләп үтте Изаак.

         Алдауның иң киң таралган төребанк куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре исеменнән шылтырату, ул счеттан кемдер акча күчерергә яки алырга омтылуы турында хәбәр итә.

         "Мошенниклар кешегә берничә конкрет сорау бирә. Алар теләсә нинди ысуллар белән банк картасы турында бөтен мәгълүматны, ә атап әйткәндә, картаның кире ягында күрсәтелгән куркынычсызлык кодын алырга тели», – дип сөйләде Владимир Изаак.

      ТР эчке эшләр министры урынбасары: «Хөрмәтле республика халкы!  Сезнең уяу булуыгызны, банк картасы мәгълүматларын, бигрәк тә СVV-кодны – картаның икенче ягында күрсәтелгән өч санны беркемгә дә хәбәр итмәвегезне сорыйбыз”.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: