Бөгелмә авазы

Моны белергә кирәк

Улыма пенсияне ничек юлларга? СОРАУ: Ирем белән мөнәсәбәтләрне рәсмиләштермичә, ягъни язылышмыйча гына яшәдек. Чөнки ул беренче хатыны белән аерылыша алмады, хатыны ризалык бирмәгән иде. Быел сентябрь аенда ул йөрәк өянәгеннән кинәт кенә үлеп китте. Улыбыз 8 яшендә ятим калды. Ә ул минем фамилиядә йөри. Улыма туендыручысын югалту сәбәпле пенсияне ничек...

Улыма пенсияне ничек юлларга?

СОРАУ: Ирем белән мөнәсәбәтләрне рәсмиләштермичә, ягъни язылышмыйча гына яшәдек. Чөнки ул беренче хатыны белән аерылыша алмады, хатыны ризалык бирмәгән иде. Быел сентябрь аенда ул йөрәк өянәгеннән кинәт кенә үлеп китте. Улыбыз 8 яшендә ятим калды. Ә ул минем фамилиядә йөри. Улыма туендыручысын югалту сәбәпле пенсияне ничек алырга икән, шул хакта аңлатыгыз әле.

Реклама

ҖАВАП: РФ Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең пенсияләр билгеләү һәм түләү идарәсе җитәкчесе Е.Полякова аңлатуынча, "Россия Федерациясендә хезмәт пенсияләре турында"гы (17.12.2001 ел, №173) Федераль Законның 9 нчы маддәсе нигезендә, туендыручысын югалту сәбәпле пенсия, вафат яки һәлак булучы гаилә башлыкларының 18 яшькә кадәрге барлык балаларына да түләнә. Шулай ук сезнең улыгызга да түләнергә тиеш. Бу очракта сезнең язылышып яшәвегез яки яшәмәвегез бернинди роль уйнамый, баланың туу турындагы таныклыгында әтисенең исеме язылган булса, шул җитә. Әгәр таныклыкта әтисенең исеме язылмаган булса, аны суд аша торгызырга була.
Туендыручысын югалту сәбәпле пенсия билгеләү өчен түбәндәге документлар кирәк:
- баланың туу турындагы таныклыгы, аның кайда яшәве турындагы документ күчермәсе;
- ирегезнең вафат булуы турындагы белешмә күчермәсе;
- аның иминият стажы турындагы документы күчермәсе;
- ирегезнең 2000-2001 еллардагы яки 2002 елның 1 гыйнварына кадәрге теләсә кайсы биш елның уртача хезмәт хакы турындагы белешмә.
Пенсия фондына улыгызга пенсия юллап барганда, әлеге документларның төп нөсхәләре дә үзегез белән булырга тиеш.

Авыл хуҗалыгы җиренә йорт салдым

СОРАУ: Фермер хуҗалыгы таралганнан соң җир кишәрлеге алдым. Биредә мин үземнең зур булмаган фермер хуҗалыгын оештырдым, шәхси йорт салдым. Әлеге йортка хокукны ничек рәсмиләштерергә була?
ҖАВАП: ТР Кадастр палатасында әлеге сорауга түбәндәгечә җавап бирделәр: "Максатчан кулланылыштагы авыл хуҗалыгы җирләренә ферма һәм башка хуҗалык корылмалары салырга була. Тик бу урында шәхси йорт салынырга тиеш түгел. Бу очракта шәхси йортны җиңеләйтелгән формада милек итеп теркәүне башкарып булмый. Авыл хуҗалыгы җирләре тиешле максатларда файдаланылырга тиеш. Шулай да документлар булса, йортны рәсмиләштерергә мөмкин. Моның өчен шактый тырышырга кирәк. Бу эшне кадастр инженерлары ярдәме белән генә башкаралар. Иң беренче чиратта, йорт салынган урынны авыл хуҗалыгы җирләреннән аерып үлчәтергә кирәк. Бер кишәрлектән икәү барлыкка килү кадастрда күренергә тиеш. Бу очракта һәрберсенә аерым номер билгеләнә. Икенче эш итеп, кадастр паспорты белән җирле үзидарәгә барырга кирәк. Җирле хакимият, бер категориядәге җирне икенчесенә күчерү турында үтенеч язып, Министрлар Кабинетына юллый. Ә җирләрнең категориясен фәкать Министрлар Кабинеты гына үзгәртә ала. Карар кабул ителгәнне көтәргә туры киләчәк. Уңай җавап алганнан соң гына, бу кишәрлеккә "бакча амнистиясе" үз көченә керәчәк. Йортка кадастр паспорты эшләтеп, җиргә хокукыгыз турындагы документлар һәм гариза белән "Росреестр"га барырга була. Тик шунысын онытмагыз: "бакча амнистиясе" 2015 елның 1 мартына кадәр генә гамәлдә. Ә җир кишәрлегенең категориясен үзгәртү шартлары һәм рәсмиләштерү тәртибе 2013 елның 1 гыйнварына кадәр генә мөмкин. Әлеге срокның озынайтылу ихтималы да бар".
Ә.МОСТАФИНА әзерләде.
("Ватаным Татарстан" газетасыннан файдаланылды).

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: