Бөгелмә авазы

Җәмәгать суды бөгелмәленең танышын үтерергә янавына бәйле кузгатылган эшне карады

Гаепләнүче ир хатын-кызны креслога этеп, өстән менеп утыра һәм муеныннан эләктереп, буа башлый.

Җәмәгать судьясы тарафыннан гражданин С.га карата кузгатылган җинаять эше каралган. С., 2020 елның февралендә исерек хәлдә, аңлы рәвештә шәхси  мөнәсәбәтләр нигезендә килеп чыккан бәхәс барышында гражданин Р.ның ботына тибә, шуннан соң гр. С.үзенең җинаятьчел гамәлләрен, аңлы рәвештә, куркыту һәм интектерү максаты белән, тупас һәм агрессив эш итеп, психологик йогынты һәм физик көч кулланып, аңлы рәвештә Р.га үтерү белән яный һәм моны раслау өчен актив гамәлләр кыла. Кәнәфигә төртеп утырткан Р.ның өстенә утыра һәм муеныннан буып, аның сулышын авырайта. Р. бу янауларны чын-чынлап кабул итә, чөнки гр. С. исерек хәлдә була,  үзен рәхимсез, тупас һәм агрессив тота.  

Суд утырышында зыян күрүче гражданка Р. җинаять эшен туктату турындагы үтенеч белән мөрәҗәгать иткән һәм судка аның хөкем ителүче белән дуслашуын аңлаткан, ул бу хәлдән соң гафу үтенгән. Гражданин С.га карата җинаять эше, Россия Федерациясе Җинаять-процессуаль кодексының 25нче статьясы нигезендә, хөкем ителүченең зыян күрүче белән дуслашуы сәбәпле, туктатылды.

18+

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: