Бөгелмә авазы

Медиация – килешүгә юл

Медиация - ике як арасында килеп чыккан каршылыкларны, бәхәсләрне бер як мәнфәгате белән дә аерым кызыксынмый торган нейтраль өченче зат - медиатор ярдәмендә чишәргә омтылыш ясауны күздә тоткан хәлдә бәхәсләрне альтернатив көйләү технологияләренең берсе ул.

Алина КАШТАНОВА,
Бөгелмә шәһәр суды пресс-секретаре.

Хәзерге вакытта арбитраж һәм гражданлык судларында медиация куллану 2011 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән "Об альтернативной процедуре урегулирования споров с участием посредника (процедуре медиации)" дип атала торган №193-ФЗ Федераль Законы нигезендә регламентлана. Бу закон судта, яисә административ тикшерүләргә альтернатива буларак, гражданлык-хокукый бәхәсләрне, аңлашылмаучылыкларны, эшне судка җиткерми генә, нейтраль затлар (медиаторлар) ярдәмендә көйләү-чишүне күздә тота. Моңа гражданлык мәсьәләләре, гаиләдә һәм эш урынында хезмәткә кагылышлы рәвештә чыккан бәхәсләр керә. Килешү язма рәвештә төзелә, анда процедура барышында кирәк була торган барлык мәгълүматлар языла. Медиатор да, ике як та бу процедураның 60 көн эчендә төгәлләнүе өчен бар нәрсәне дә эшләргә тиешләр. Медиатор ике якның да ризалыгы белән билгеләнә, бу хезмәт түләүле дә, түләүсез дә (2012 ел ахырына кадәр) булырга мөмкин.

Реклама

Медиация алымнары, башлыча, аңлашу һәм бер-береңә теләктәшлек итү тәртибендә сөйләшүләр алып баруны күздә тота. Ике як та киләчәктә бергә хезмәттәшлек итәсе булса, гауганы тирә-юньдәгеләргә сиздерәселәре килмәсә, фактта һәм юридик планда бәхәс бик катлаулы саналса, ниндидер сәбәпләр аркасында эшне судка җиткерәселәре килмәсә (вакыт ягы чикле, чыгымнар күп сорала торган, тикшерү нәтиҗәсенең нинди булачагын белмәгән очракларда), суд карарының ике як өчен дә перспективасы булырлык булмаса һәм башка чакларда медиация аеруча нәтиҗәле юл булып тора.

Шул ук вакытта медиациянең үз чикләүләре дә бар. Криминалга бәйле низагларда, яисә якларның берсе психик авыру булганда бу ысул кулланыла алмый, чөнки бәхәсне туктату турындагы теге яки бу карарны яклар, үзара килешенеп, үзләре үк кабул итәргә тиеш. Медиаторның роле аларның икесенә дә бер-берсен яхшырак аңларга, уртак фикергә килү юлында кулайрак вариантны сайлап алырга ярдәм итүдән гыйбарәт.

"Идел буе медиаторлары лига-сы"ның үзәк офисы Казанда урнашкан. Медиаторлар шулай ук Чаллы, Түбән Кама, Зәй, Алабуга, Нурлат шәһәрләрендә дә эшли. 8 (843) 245-23-28 телефоны аша шылтыратып, яхшы сыйфатлы, эшлекле ярдәм, квалификацияле киңәш тә ала аласыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: