Машинага кызыгучылар күп
Татарстанда транспорт чараларын урлау очраклары арткан. Шуңа күрә дә ТР Эчке эшләр министрлыгы "Автомобилеңне сакла!" дигән профилактик чаралар комплексы үткәрә.
Гөлнара ГЫЙБАДУЛЛИНА,
ЮХИДИ бүлеге пропаганда инспекторы,
полиция өлкән лейтенанты.
Агымдагы елның 9 аенда Татарстанда транспорт чараларын урлауның 1 мең очрагы теркәлгән (узган елдагыдан 27,2 процентка күбрәк). Җинаятьләрнең 38,4 проценты Казан шәһәренә туры килә. Уртача алганда, тәүлек саен республикада өчәр машина урлана дигән сүз бу. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре шуның 235 очрагын (39,1 процент) ачканнар. Казанда югалган машиналарны табуда юл йөрү кагыйдәләрен бозуларны автомат рәвештә теркәү приборлары нык ярдәм итә: быел 2452 транспорт чарасы "эләккән" булса, шуларның яртысы диярлек (45,2 проценты) нинди дә булса сәбәп белән эзләнә торган машиналар булып чыккан.
Ни кызганыч, автомобильләргә үсмерләр дә еш кызыга, Бөгелмәдә, мәсәлән, шушы вакыт эчендә балигъ булмаганнар тарафыннан машина алып китүләрнең 16 очрагы теркәлгән.
Транспорт чарагызны алып китмәсеннәр, салоннан әйберләрне чәлдермәсеннәр өчен үзегез дә саклык чаралары күрегез: машина ишекләрен ачык калдырмагыз, ачкычны да үзегез белән ала торган булыгыз; озак вакытка туктаганда караңгы һәм кеше аз йөри торган урыннарны сайламагыз; угры тиз генә кабызып китә алмасын өчен төрле каршылыкларны файдаланыгыз (сигнализация, рульне, педальләрне блокировкалау һ.б.); документларны, кыйммәтле әйберләрегезне машинада калдырып йөрмәгез; кеше кулыннан сатып алганда, машинаның паспортын (ПТС) сорагыз, урлангандыр дигән шик туа икән, 02 телефоны аша полициягә хәбәр итегез. Никадәр тизрәк хәбәр итсәгез, җинаять тә шулкадәр тизрәк ачылыр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
10 апрель 2021 - 16:02"Сугышның хатын-кыз йөзе": бөгелмәле Мәбрүрә Гарипова Бөек Ватан сугышын героиня Бөгелмә районының Луначар бистәсендә каршылый.1800
-
10 апрель 2021 - 14:02Дүрт бөгелмәлегә полицейскийлар кыяфәтендә мошенниклар шалтыратты Мөрәҗәгать итүчеләргә Мәскәү төбәге номерларыннан шалтырату килгән.3000
-
10 апрель 2021 - 10:02Бөгелмә халкы Юрий Гагаринга китап күргәзмәсенә багышлады Күргәзмә беренче галәмгә очуның 60 еллыгына багышлана.3101
-
10 апрель 2021 - 08:01Бөгелмәдә 10 апрельдә һава торышы Синоптиклар хәбәр итүенчә, бүген явым-төшемсез, томан, көчле җил көтелә.3100
-
9 апрель 2021 - 18:03Яшь бөгелмәлеләр "100 к бер" юл хәрәкәте иминлеге " тамашасында катнаштылар» Катнашучылар җәяүлеләрнең самокат белән үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча сорауларга җавап бирделәр.12300
-
12 март 2021 - 10:34Бөгелмә районында ферма каравылчысы сыерларны янгыннан коткарган вакытта тәнен пешергән
-
9 март 2021 - 08:27Бөгелмә муниципаль районы башлыгы хатын-кызларны 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады
-
9 март 2021 - 08:24Сергей Рыжиков ХКС бортыннан хатын-кызларны бәйрәм белән котлады
-
10 апрель 2021 - 12:04Бөгелмә театры Россия флешмобына кушылдыТеатрга килүчеләрнең барысы да гардеробтагы номер белән бергә кечкенә генә юллама алачак.4000
-
8 апрель 2021 - 12:04Бөгелмә мэриясендә Линар Закиров кадрлар үзгәрешләрен атады Район Советы структурасында һәм ведомство карамагындагы учреждениеләрдә үзгәрешләр булды.23500
-
9 апрель 2021 - 12:01Бөгелмәдә "Яшьләр эше" дигән work-тур узачак Катнашучылар мөмкин булган вакансияләр турында мәгълүмат алачаклар, персоналны сайлау өчен җавап бирүче белгечләргә сораулар бирәчәкләр.16300
-
8 апрель 2021 - 16:37Фирдүс Тямаев Татар открыткалары белән алмашу сервисында теркәлде Җырчы әнисенең очраклы кешегә Юлламасын җибәргән.14700
-
8 апрель 2021 - 18:02"Сугышның хатын-кыз йөзе түгел": бөгелмәле Мария Константинова Героиня дүрт ел кан тапшырды һәм үзенең батырлыгы аркасында яраланган сугышчыларның күп гомерен саклап калды.13600
-
8 апрель 2021 - 10:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #18 / "О" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.13300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика