Бөгелмә авазы

“Без бу җиргә мәңгелеккә килмәгән” - 2

"Без үзебезнең ата-бабаларыбыз рухын рәнҗетмәскә тиеш. Аларның һәм, гомумән, якын кешеләребезнең каберләрен зыярәт кылырга, алар турындагы истәлекләрне ихтирам белән сакларга тиешбез. Мөселманнарның да, христианнарның да изге бурычларыннан берсе - каберләрне карап, тәртиптә тоту. Тик, ни кызганыч, кайчагында, бик теләсәк тә, үзебезгә бәйле булмаган сәбәпләр аркасында, без моны эшли алмыйбыз. Иске...

Бу юллар моннан нәкъ 15 ел элек (!) - 1997 елның 17 мае көнне "Бөгелмә авазы" газетасында "Без бу җиргә мәңгелеккә килмәгән" дигән баш астында басылып чыккан мәкаләмнән алынды. Әйе, 15 ел гомер узган, әмма җирле властьлар тарафыннан да, гыйбадәтханәләрдәге дин әһелләре тарафыннан да бу юнәлештә бер эш тә эшләнмәгән. Ә бит мин бу мәсьәләдә ул вакытта мәчеткә барып караган идем, анда миңа "мәчетнең зиратка бер катнашы да юк" дип җавап биргәннәр иде. Вафат булганнарны зиратка соңгы юлга озату кем өстенә төшә дә андагы тәртип өчен кем җавап бирә соң?

...Күптән түгел тагын шул иске татар зиратында булып кайттым, анда күргәннәрем кулыма кабат каләм алырга мәҗбүр итте. Сабырлыкның бер чиге була шул, түземлегем төкәнде...

Соколка тавындагы иске татар зираты, шартлы рәвештә карасаң, өч өлешкә бүленгән кебек. Сүзем - аның спорт комплексы ягындарак урнашкан, ягъни узган гасырның 60-90 нчы елларында вафат булганнар җирләнгән өлеше турында. Кайчандыр зиратның бу ягы кирпеч коймалар белән ихаталап куелган иде, әкренләп аның кирпечләрен сүтеп, ташып бетерделәр, үзгәртеп кору заманнарында шул тирәдә яңгырдан соң үсеп чыккан гөмбәләр кебек калыккан зур-зур йортларгадыр инде, мөгаен. Хәзер инде койма урынына челтәр тарттырылган, мескен генә капка әмәлләп куелган.

Капка янында элек зиратның бу тирәсен әзме-күпме тәртипкә салып торган әби яшәгән кечкенә генә йорт бар иде, әби үлгәч, мәгълүм ки, билгесез сәбәпләр аркасында ул йорт янды, ә зиратның бу өлеше бөтенләй караучысыз калды. Ул вакытта су проблемасы да юк иде, чөнки йорт каршында, юл аша гына бер чишмә булып, зиратка керүчеләр чәчәкләргә сибәргә суны шуннан алалар, чыгып киткәндә дә шунда юынып кайтып китәләр иде. Хәзер инде бу чишмә "хосусыйлаштырылган" - зират янында салып куелган дәү бер мәһабәт йортны уратып алган биек койма эчендә калган. Койма буйлап әрле-бирле сакчы эт йөренеп тора...

Ә суны 5 литрлы канистрлар белән үзебезгә өйдән үк күтәреп килергә кирәк. Зиратка болай су ташу бер дә уңайлы түгел, бигрәк тә үз транспорты белән килү мөмкинлеге булмаган олы яшьтәгеләр өчен.

Иске татар зиратына мин 45 ел дәвамында, хәзер инде яшьләре 80гә җитеп килә торган туганнарым белән ел саен барам. 1967 елдан башлап, анда6 туганым җирләнде. Әтием белән әнием дә шунда яталар. Каберләрне карап тоту, тәртипкә китерү елдан-ел кыенлаша бара. Юк, яшебез олая баруда гына түгел хикмәт, соңгы елларда зиратның бу өлешенең чын чүплеккә әйләнеп бетүенә бәйле ул кыенлык.

"Ужас" фильмнарындагы кебек куркыныч биредә. Ни кызганыч, бик күпләр андагы мәхшәр арасыннан үз якыннарының каберләрен бөтенләй таба алмыйлар! Кабер өсләренә чүп-чар, агач йомычкалары өелгән, шактые хәтта зур-зур ботаклар астында басылып калган. Аларны, зираттан чыгару мөмкинлеге булмагач, бер кабер өстеннән икенчесенә генә әвеш-түеш күчереп куярга туры килә. Картайган агачларның авып төшүе бигрәк куркыныч. Алар башка имәннәрнең ябалдашларына эләгеп калалар, теләсә кайсы минутта сынып ишелүе, астыннан үтеп йөрүче кеше өстенә төшүе бик мөмкин. Черек имәннәр шулай ук каберләр өстенә дә ауган, чардуганнарны җимереп бетергән... Каберләре дә куптарылган урыннар бар. Андый җирләрдән үтеп китү үзе бер газап.

Ничәмә-ничә еллар йөрим инде зиратка, бу участокны җыештырырга кү-мәкләп чыкканны бер дә хәтерләмим. Кайчагында өмәләр оештырыла ул оештырылуын, тик алар зиратның беренче өлешендә, элеккеге алан урынында уза. Анда хәтта кәттә машиналарына утырып килгән җитәкче затларны да күргәләргә була. Тик менә зиратның иң иске өлешенә аяк баскан кеше юк. "Ул тирәдә ничегрәк микән соң?" - дип, кызыксынучы гына да юк ичмасам. Югыйсә, күпләрнең әби-бабалары, хәтта әти-әниләре шушы тирәдә җирләнгәннәр бит. Ә 80-90 нчы елларда вафат булган балаларның каберләре бөтенләй юкка чыгып, тапталып, күмелеп бетте инде! Элек, үз туганнарыбызныкын тәртипкә китергәндә, аларны да кулдан килгән кадәр җыештырырга тырыша идек, хәзер инде алар юк, җир белән тигезләнде.

Бу зиратның беркемгә дә кирәге юк, беркем дә аның торышы белән кызыксынмый дигән фикер уяна: мәрхүмнәрнең туганнары да, хезмәт вазифасы буенча анда тәртип сакларга тиешле кешеләр дә (әгәр дә андый хезмәт бар икән) битарафлар. Минем мөрәҗәгатьләремә (бәлки, бу сорау белән килүчеләр тагын да булгандыр әле) мәчет әһелләре арасыннан да, җирле хакимият органнарындагылардан да кыл кыймылдатучы булмады.

Бөгелмәнең элекке мэры үзенең бер чыгышында каберләрне тәрбия кылу - үлгәннәрнең туганнарының эше дип белдергән иде. Анысы шулай, тик менә дөньялыкта исән туганнары булмаган каберләрне кем карар? Чүп-чар да күбрәк шундый каберләр өстенә өелә бара бит. Яңаларына алыштырып куелган ташлар-һәйкәлләр дә шунда ук ташлап калдырыла, чөнки, әлеге дә баягы, тәртипсез урнаштырылган каберләр арасында сукмакны табып булмый. Дөрес, яз көне аны бераз шәйләрлек була әле, җәен исә чүп үлән, кычыткан басып китә, хәер, табылса да, ул бик тар, анда таш күтәреп йөрерлек түгел.

Әти-әнием, сеңлем шулай черек агач һәм чүплек астында рәнҗеп ятмасын дип, 2007 елның 22 маенда мин, урман хуҗалыгы хезмәтчәннәрен яллап, алар каберләрендәге имәннәрне кистергән идем. Моның өчен 3 мең сум түләргә туры килде! Бу вакытта зиратның беренче өлеше территориясендә өмә бара иде. Агач кискән пычкы тавышы тирә-юньгә яңгырап торса да, ярдәм итәргә дип, бер килгән кеше дә булмады. Иске зиратта киленебез белән икәү генә идек. 10-15 метрлы авыр-авыр агач ботакларын, йомычка-чүпләрне дә икебезгә сөйрәргә, ташырга туры килде.

Күтәренеп капка артына бер чыкканымда хәзрәт җитәкчелегендә зират тирәли шешә калдыкларын, чүп-чарларны җыеп йөрүче мәктәп балаларын күрдем. "Ярдәм итмәссезме икән?" - дигән үтенечемә каршы, алар: "Зират эченә керергә хәзрәт рөхсәт итми", - дип җавап бирделәр. Бәлки хәзрәт хаклы да булгандыр. Чөнки сынган агач авып, бала имгәнә калса, аңа җавап бирергә кирәк бит. Ә инде олы яшьтәге ике хатын-кыз чутта түгел...

Хәзер зиратка барган саен шул вакытта эшләгән урман хуҗалыгы хезмәт-чәннәрен рәхмәт сүзләре белән искә төшерәбез. Алар бит агачларны аударып кына калмады, сөйрәп чыгарырга уңайлы булсын дип, кәүсәләрен түмәрләр итеп турадылар да. Шуңадыр, икенче килүебезгә кемдер аларны җайлы гына җыеп алып киткән, шул рәвешле безгә нык булышкан иде. Ул кешеләргә дә рәхмәтле булып калдык, чөнки без зират читенә ташып чиләнәсе агач иде бит алар.

Шәһәребезнең иске татар зиратында кеме дә булса җирләнгән һәрбер кешегә мөрәҗәгать итәсем килә: ата-бабаларыгызның, туганнарыгызның каберләрен эзләп табыгыз, тәртипкә китерегез, шул рәвешле булса да, хөрмәтләгез үзләрен! Алар бит үз заманында, нинди авыр чорларда ил ныгысын, шәһәребез үссен дип, көчләреннән килгән кадәр тырышканнар, сезне-безне үстергәннәр - балаларын, онык-ларын тәрбияләгәннәр. Сез дә үз балаларыгызга, оныкларыгызга аларның каберләренә юлны күрсәтегез, киләчәктә аларның балалары исә үзегезне онытмас. Гыйбадәтханәләр салырга, хәйрия фондларына акча күчерергә кызганмыйбыз бит, нигә соң әле мәңгелек йортыбыз турында онытабыз, аның яме турында кайгыртмыйбыз?

Безнең гаилә - интернациональ гаилә. Шул сәбәпле, җирләнгән туганнарыбыз татар зиратында да, рус зиратында да бар. Аларында да проблемалар җитәрлек - ерактагысына кадәр маршрут автобусының барып җитмәве, су юклык, каберләрнең бер-берсенә бик якын урнашуы... Тәртип юклык аркасында туганнарның каберләрен эзләп, чардуганнар арасында бәрелә-сугыла, кысыла-кысыла 1,5-2шәр сәгать йөрергә туры килгән чаклар бар!

Зиратта ниндидер тәртип булырга тиеш бит инде?! Рәтләр арасында да, каберләр арасында да аралык калдырылмый, зиратның эченнән дә, тирә-юненнән дә чүп-чар вакытында чыгарылмый, аны күп очракта зиратның үзендә үк яндыралар...

Һәрбер зиратта җирләнә торган кешеләрнең исем-фамилиясен, кайсы вакытта һәм зиратның кайсы өлешендә җирләнгәнен аерым теркәп бару кирәклеге көн кебек ачык. Бу мәрхүмнең туганнарына гына түгел, ә кемнедер эзләп килгән кешеләрнең һәммәсенә тиешле мәгълүмат бирә алу өчен бик яхшы булыр иде. Башка шәһәрләрдә шулай эшлиләр бит. Әгәр яңа каберстаннарда тиешле тәртип булдырылмаса, тагын 10-15 елдан алары да иске татар зираты кебек коточкыч хәлдә калачак.

Шундый сорау туа: безнең шәһәрдә зиратлардагы тәртип өчен кем җавап бирә икән? Анда җирләү кагыйдәләре турында (кабер казу тәртибе, аларның урыннарын тәгаенләү, араларын күпме калдырырга икәнлеген ачыклау, йолаларны башкару һ.б.) законлы инс-трукцияләр бармы? Ни өчен эшләрнең торышына төрле юнәлештәге дин әһел-ләре битараф карый?

Болар турында мин сугыш һәм хез-мәт ветераннарының шәһәр һәм район советы, Бөгелмә механика заводы ветераннары советы әгъзаларының зиратларның торышы турында кайгырып, ачынып биргән сорауларына нигезләп язам. Җирле хакимият җитәкчеләреннән дә, төрле конфессия вәкилләреннән дә әлеге сорауларга җавап ишетәсе иде ул?!

Гайшә ХӘСӘНОВА,
Бөгелмә шәһәр һәм район ветераннар
cоветы президиумы әгъзасы.
Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: