Бөгелмә авазы

Махсус бүлмәдә генә тиеш

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре, ТР "Роспотребнадзор" идарәсе территориаль бүлеге белгечләре белән берлектә, "Бөгелмә үзәк район хастаханәсе" сәламәтлек саклау дәүләт автоном учреждениесе тарафыннан "Сәламәтлек" дәүләт проектын гамәлгә ашыру барышында федераль законнарның ничек үтәлешен тикшерделәр.

Зөлфия ӘХӘТОВА,
прокурорның өлкән башкарма ярдәмчесе.

Тикшерү барышында бу оешмада закон таләпләреннән тайпылу очраклары булуы ачыкланды.

Реклама

"Иммунлаштыру куркынычсызлыгын тәэмин итү" турында 2008 елның 3 мартында Россия Федерациясе дәүләт баш санитар табибы раслаган санитария-эпидемиология кагыйдәләренең 3.25 нче пункты нигезендә, профилактика-дәвалау учреждениеләрендә иммунизацияләү махсус җиһазланган кабинетларда гына үткәрелергә тиеш. Прививкаларны процедуралар үткәрү бүлмәләрендә ясау тыела.

Бөгелмәнең Октябрь урамында урнашкан үзәк поликлиникасында олы кешеләргә вакцинация ясау тикшерү үткәрелгән чорда поликлиниканың процедуралар үткәрү бүлмәсендә ясала иде. Бу факт югарыда әйтелгән закон таләпләрен бозу булып тора.

Прокуратура тикшерүе нәтиҗәләре буенча Бөгелмә шәһәр суды тарафыннан "Бөгелмә үзәк район хастаханәсе" сәламәтлек саклау дәүләт автоном учреждениесенә халыкка прививка ясау эшләрен махсус кабинетларда гына ясауны таләп иткән күрсәтмә тапшырылды һәм әлеге таләп поликлиника тарафыннан үтәлде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: