Бөгелмә авазы

Өлкәннәр ярдәме дә кирәк

30 гыйнварда Бөгелмә педагогия көллиятендә пенсионерларның Бөгелмә ФСКН оперуполномоченные белән очрашуы узды.

Р. ХӘСӘНШИНА,
педагог-оештыручы.
Шәһәребез наркополицейскийлары яшьләр арасында синтетик наркотиклар тарату, сату, куллану очракларын һәр көнне күреп, кисәтеп, туктатып торалар. Спайслар яшь организмга коточкыч зур зыян сала, аз гына микъдары да үлем очрагына китереп җиткерергә мөмкин, республикада андый фактлар бар инде. Наркотикларны тарату юллары да төрлечә. Аны сатучылар яшьләрнең исәнлеге турында уйлап тормыйлар, аларга табыш кадерлерәк.
Шуңа да чыгыш ясаучы өлкән буын кешеләренең оныкларына карата аеруча игътибарлы булуларын, наркотикларга бәйле гамәлләр турында 4-35-50 телефоны аша хәбәр бирүләрен үтенде. Һәрбер сигнал буенча кичекмәстән тикшерү уздырыла. Анонимлык гарантияләнә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: