Бөгелмә авазы

Күрше Әлмәттә 8 июльдә «Панорама» сәүдә үзәгендә янгын чыкты

Һәлакәт нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

Әлмәттә «Панорама» сәүдә үзәгендә янгын аркасында фасадның бер өлеше җимерелгән, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР баш идарәсе матбугат хезмәте.

Вакыйга урыныннан видеоны шаһитлар җибәргән. Билгеле булганча, Ленин урамында урнашкан «Панорама» сәүдә үзәгендә төтен чыгу турында хәбәр 8 июльдә 15.05 сәгатьтә 112 ашыгыч хезмәтләрен чакыртуның бердәм номерына килә. Урында ут бинаның фасадын колачлавы, ә эчендә көчле төтен булуы ачыклана. 

15.15 сәгатьтә янгынны локальләштерү турында игълан ителә. Ут афәте нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәде. Янгын башланганда сәүдә үзәге ябык булып, эчтә сатып алучылар булмый.  Янгын бинаның өченче катындагы кибетләрнең берсендә кабынып киткән. Сәүдә үзәгеннән 45 кеше – кибет персоналы мөстәкыйль чыга алган. Беркем дә зыян күрмәгән. 15 сәгать 38 минутта янгын тулысынча бетерелгән. Аның мәйданы 50 кв. метр тәшкил итте.

Вакыйганың килеп чыгу сәбәпләре ачыклана.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: