Бөгелмә авазы

Күрше Лениногорск янындагы трассада җиңел машина янган.

Кичә көндез Лениногорск – Әлмәт автомобиль юлында барган чакта, Воздвиженка янында машинага ут каба.

Лениногорск янындагы трассада җиңел машина янган.  Бу хакта Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Лениногорск Әлмәт трассасында Воздвиженка торак пункты янында 7нче модель Жигули яна дигән хәбәр алдагы көнне 14.25 сәгатьтә килде. Урынга килгән 11нче номерлы янгын сүндерү-коткару хезмәткәрләре утны  белән тиз арада сүндерделәр, ләкин җиңел машинаны коткарып булмады.

Янгын мәйданы 3 квадрат метр тәшкил иткән. Ачыклангануынча, янгын чыгу сәбәбе автомобиль механизмнарының төзексезлеге сәбәп булган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: