Бөгелмә авазы

Коррупция: ришвәтчелек, әшнәлек һәм башкалар турында

2012 елда Татарстан Республикасында яшәүчеләр, шул исәптән эшмәкәрләр арасында коррупциягә мөнәсәбәтле фикерләрне өйрәнү уздырылды. Максат көндәлек тормышта бу афәтнең ни дәрәҗәдә тамыр җәюен ачыклау иде. Тикшеренү-сораштыруда эшчеләр һәм хезмәткәрләр, укытучылар һәм тәрбиячеләр, югары уку йортларын-да укытучылар, медицина хезмәт-кәрләре, авыл хуҗалыгы, көч структуралары, иҗат зыялылары вәкилләре, пенсионерлар, студентлар катнашты. Тикшеренү-сораштырулар барышында...

Реклама

2012 елда Татарстан Республикасында яшәүчеләр, шул исәптән эшмәкәрләр арасында коррупциягә мөнәсәбәтле фикерләрне өйрәнү уздырылды. Максат көндәлек тормышта бу афәтнең ни дәрәҗәдә тамыр җәюен ачыклау иде.
Тикшеренү-сораштыруда эшчеләр һәм хезмәткәрләр, укытучылар һәм тәрбиячеләр, югары уку йортларын-да укытучылар, медицина хезмәт-кәрләре, авыл хуҗалыгы, көч структуралары, иҗат зыялылары вәкилләре, пенсионерлар, студентлар катнашты.
Тикшеренү-сораштырулар барышында ачыкланган төп фикерләрне сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.
1. "Коррупция" дигәндә Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең күпчелеге - 77,6 проценты - риш-вәтчелекне, 47,9 проценты - эш урынын һәм дәүләт средстволарын үз шәхси мәнфәгатьләрендә файдалануны, ә 46,5 проценты куркыту-мәҗбүриләүне күздә тота.
2. Халыкның - 45,7, ә эшмәкәрләрнең 60,4 проценты коррупциянең төп сә-бәпләрен чиновникларның гамәллә-ренә, аларның керем һәм чыгымнарына ныклы контроль булмаганлыктан дип күрә.
3. Респондентларның күпчелеге (46,9 процент) республикада коррупция дәрәҗәсе узган елда әллә ни үзгәрмәде, аннан алда узган ел белән чагыштырганда, бер чамадарак калды дип саный.
4. Сораштыруда катнашкан һәр алты кешенең берсе (15 проценты дигән сүз) 2012 елда коррупцион ситуациягә эләккән (2011 елда 21,2 процент булган), эшмәкәрләр арасында бу күрсәткеч - 17,8 процент (2011 елда - 19).
5. Көндәлек тормышта очрый торган шартларда рәсми булмаган түләүләрнең уртача күләме - 36 мең сум, ә эшлекле даирәләрдә 209 мең сум тәшкил иткән. Гомумән алганда, коррупциягә мөнәсәбәтле киеренкелек кими бара.
6. Гражданнарның шәхси тәҗрибәсен өйрәнүдән чыгып чутлаганда, узган елда коррупциягә нигезләнгән хезмәтләрнең гомуми бәясе чама белән 22 миллиард сумлык булган..
7. Коррупцион шартларга эләккәндә ришвәт бирергә әзер торучылар саны арта. Кешеләрнең күпчелеге җитәкчеләрнең миһербанын яулау өчен һәм шулай ук вакыт юклыктан, яисә мәсьәләне законлы юл белән хәл итеп булмавын белгән очракта ришвәт бирергә әзер.
8. Республикабызда яшәүчеләрнең - 91,5, ә эшмәкәрләрнең 87,7 проценты теге яки бу дәрәҗәдә коррупция шартларына эләккәннәр, әмма бу хакта органнарга хәбәр итеп тормаганнар. Аларның күпчелеге "барыбер чара күрмәячәкләр, әйтеп торуның файдасы юк" дип саный.
9. Халык фикеренчә, иң коррупция-ле өлкә хезмәткәрләре: ЮХИДИдә (68,7 процент кеше шулай саный), медицинада (63,8 процентның фикере), югары уку йортларында (55 процент). Шул ук вакытта 2011 елгы сораштыру нәтиҗәләре белән чагыштырганда, аларның "коррупциягә төренгән" икәнен раслаучы кешеләр саны кими төшкән.
10. Көнкүрештәге проблемаларны хәл итү өчен алынган ришвәтнең уртача күләме ягыннан республиканың ми-нистрлыклары һәм ведомстволары, судлар һәм хәрби комиссариатлар югары баскычларда торалар.
11. Эшмәкәрләрнең контрольлек итүче органнар белән проблемалары еш чыга һәм аларны чишүне власть органнарында тизләтү юлларын эзләргә туры килә икән.
12. Республикада яшәүче һәр
дүрт кешегә, ә бизнес белән шөгыльләнүчеләрнең һәр алтынчы вәкиленә кем-нең дә булса үз хезмәт вәкаләтләреннән мәкерле нияттә файдалануы мәгъ-лүм, бу шулай ук әшнәлеккә дә кагыла.
13. Эшмәкәрләр үз һөнәри эшчән-лекләрендә "откатлар" проблемасы
белән сирәгрәк очраша башлаганнар. "Откат"ларның акчалата күләме, нигездә, 10 процент тәшкил итә.
14. Сорауларга җавап бирүчеләрнең күпчелеге (80 процентка якыны) төрле күмәк мәгълүмат чараларында коррупциягә каршы сәясәт турында информация җитәрлек дәрәҗәдә бирелә дип саный.
15. Республикада яшәүчеләрнең күпчелеге (80 проценттан артыгы) хакимият органнарының эшчәнлегеннән канәгать.
16. Хакимият органнарының һәм җирле үзидарәләрнең рәсми сайтларындагы интернет-кабул итү бүлекләренә халыкның - 12, эшмәкәрләрнең 8 проценты мөрәҗәгать иткән.
17. Сораштыруда катнашкан кеше-ләрнең 39,1 проценты хезмәтләрнең электрон төрләреннән файдалана.
18. Коррупциягә каршы нәтиҗәлерәк көрәшү өчен республикабыз халкы һәм эшмәкәрләре коррупциягә каршы законнарны кырысландырырга, чыгымнарга ныклы контроль булдырырга, халыкның хокукый аң-белемен арттырырга тәкъдим итәләр.
Хөрмәтле бөгелмәләр! Бөгелмә муниципаль районы башлыгы кул астында эшләүче коррупциягә каршы көрәш комиссиясе сезне Бөгелмә муниципаль районындагы коррупциягә бәйле хәлләрне өйрәнү максатыннан уздырыла торган сораштыруларда катнашырга чакыра. Фикерләрне өйрәнү өчен сораулык Бөгелмә муниципаль районының рәсми сайтына куелган: bugulma.tatar.ru , "Пресс - служба" бүлеге, "Опросы" бүлекчәсе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: