Бөгелмә авазы

Кибеттә колбаса урларга маташкан хатын-кызны каравылчы тоткарлаган

Хатын элек тә вак-төяк урлашулары өчен административ җавапка тартылган булган.

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы вак-төяк урлашулары өчен элек тә административ җавапка тартылган булган 36 яшьлек хатын-кызга карата дәүләт гаепләвен хуплады. Ул 2020 елның 2 июнендә, көндез Бөгелмә кибетләренең берсендә ачык киштәдән 6 төрелгән казылык, 1 банка “Черная карта” кофесы урлый. Урларга теләгән әйберләрнең тулаем бәясе 1468 сум 9 тиенлек була һәм ул аларны бала арбасы каплавычы астына яшереп, касса яныннан узып китә, әмма сәүдә залыннан чыкканда, каравылчы тоткарлый.  

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таный һәм гамәле  өчен үкенә.

Суд  хөкем ителүченең гамәлләрен РФ Җинаятҗләр кодексының 30нчы маддәсе, 3нче өлеше, 158.1нче маддәсе буенча бәяләде һәм 6 айга иреген чикләү рәвешендә җәза билгеләде.

Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

Бөгелмә шәһәр прокурорының матбугат хезмәте

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: