Бөгелмә авазы

Кеше йортын сатып җибәргән...

Бөгелмә шәһәр судында элек тә хөкем ителгән В.га мөнәсәбәттә, кеше милеген урлаган һәм чит затка зур күләмдә матди зыян китергән өчен кузгатылган эш каралды. Бөгелмә шәһәр суды матбугат хезмәте. Агымдагы елның июнь уртасында "Родничок" бакчачылык ширкәтенә барып эләккән В. Участокларның берсендә төзелеп бетмәгән бакча йорты күреп, аны сатып җибәрергә карар...

Бөгелмә шәһәр судында элек тә хөкем ителгән В.га мөнәсәбәттә, кеше милеген урлаган һәм чит затка зур күләмдә матди зыян китергән өчен кузгатылган эш каралды.

Бөгелмә шәһәр суды матбугат хезмәте.

Агымдагы елның июнь уртасында "Родничок" бакчачылык ширкәтенә барып эләккән В. Участокларның берсендә төзелеп бетмәгән бакча йорты күреп, аны сатып җибәрергә карар кыла. Берничә көн үтүгә, "Информ-курьер" газетасында күрсәтелгән телефонга шылтыратып, гражданин С.га әлеге йортны сүтеп алырга тәкъдим итә. Алар очрашалар, В. Аны бакчага алып бара, йортны күрсәтә, сүтәр өчен сатарга риза икәнен әйтә. Шулай итеп, гражданка Н.ның йортын ул 5 мең сумга сатып җибәрә.

Июнь ахырында С. йортның икенче катын сүтә, 20шәр сумлык 300 блокны, берсе-берсе 5әр мең сум тора торган 4 плитәне билгесез кешеләргә сатып җибәрә.Шул рәвешле В.ның ялган гамәлләре сәбәпле гражданка Н.га 26 мең сумлык матди зыян килә.

Суд утырышнда хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды, эш аерым тәртиптә каралды. Аның кыңгыр гамәлеРФ Җинаять кодексының 158 нче маддәсе, 2 нче өлешенең "в" пункты нигезндә бәяләнә (кеше милеген яшерен урлау, җитди күләмдә матди зыян салу).

Хөкем карарын чыгарганда В.ның үз гаебен тануы да, сәламәтлеге һәм туганнарының сәламәтлеге, килгән матди зыянны тулысынча кайтарып бирүе, шулай ук җинаятьнең сынау срогы вакытында кылынуы, җәмгыять өчен ни дәрәҗәдә куркынычлыгы, аның табиб-наркологта исәптә торуы һ.б. да исәпкә алынды. 2013 елда хөкем ителгән җәза срогын узып бетермәгәнлеген дә кушкач, аны 4 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итү һәм колониядә җибәрү турында карар чыгарылды. Гаепләнүче В. суд залында ук сак астына алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: