Бөгелмә авазы

Кеше хокуклары сагында

Татарстан Республикасында Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган "ТР территориясендә яшәүчеләргә бушлай юридик ярдәм күрсәтү турында"гы положение (2003 ел, 11 сентябрь) эшли.

Әлфия МОСТАФИНА.

10 июнь көнне шушы нигезләмә кысаларында хакимият бинасында ТРның кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Харис кызы Сабурская гражданнарны кабул итте. Чарада шулай ук республиканың эчке эшләр министры урынбасары Дамир Равил улы Динниулов та катнашты.

Реклама

Тормышта килеп туган хокукый яктан кыен очракларда кешеләргә ярдәм итү - нәкъ менә шул максатны күз уңында тотып оештырылган да инде тәҗрибәле белгечләр тарафыннан гражданнарны кабул итү чарасы. Бу көнне вәкаләтле вәкилгә, үз сорау-борчулары белән ярдәм сорап, бөгелмәләр генә түгел, күрше-тирәләрдән - Әлмәт һәм Лениногорскидан да килгәннәр иде. 23 кеше кабул итүгә алдан ук язылып куйган. Теге яки бу мәсьәләне караганда суд дөрес карар чыгармады дип зарланучылар байтак булды. Мисал өчен, хөкем ителеп, Түбән Камада җәза срогы үтүчеләрнең аналары, суд карары белән килешмичә, вәкилгә мөрәҗәгать итәргә булганнар. Ә менә Глеб Успенский урамында яшәүче ике ханым "Сбербанк"ның законсыз рәвештә үз офисы тирәсендәге территорияне сатып алып, шул районда яшәүчеләргә җәяү йөрер өчен урын калдырмавыннан зарландылар. Алар очрашуга бу фактны раслаучы документлар, фоторәсемнәр белән "коралланып" килгәннәр иде.

Уннан артык граждан вәкилгә торак тематикасы, хокук саклау органнары эшчәнлеге, эшкә кабат кайтару турындагы мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итте. Аларның һәммәсен С.Сабурская белән Д.Динниулов игътибар белән тыңладылар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: