Бөгелмә авазы

Кечкенә кызын көчләүдә гаепләнгән бөгелмәле үзенең хөкем карарын тыңлады

Утырыш залына керер алдыннан, ул суд янә аның ягына басачагына ышануын белдерде.

Бөгелмәдә яшәүче Сергей Кукушкинны янә акладылар. Ир яшь ярымлык кызын көчләүдә гаепләнә.

Бөгелмә шәһәр суды бөтен илгә шаулаган җәнҗаллы тарихка нокта куйды. Судка гаепләнүче ир хатыны белән килгән иде. Утырыш залына керер алдыннан ул суд янә аның ягына басачагына ышануын белдерде.

“Мин бернәрсәдә дә гаепле түгел. Барысы да очраклы килеп чыкты”, – дип, сабыйның әтисе   журналистларга тагын шул ук сүзен әйтте.

Әмма Сергей җәзадан тулысынча котылып кала алмады. Суд ирне “Сәламәтлеккә аңлы рәвештә җиңелчә зыян китерү маддәсе буенча гаепле дип тапкан һәм 8 айга төзәтү эшләренә җәлеп итү турында карар чыгарган, әмма, өй аресты астында булу вакыты исәпкә алыну сәбәпле, ир кеше җәзадан азат ителгән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Кукушкин гаепләнгән “сексуаль характердагы көчләү гамәлләре” дигән башлангыч маддә буенча аны аклаганнар. Шуңа да карамастан, дәүләт гаепләве суд карары нигезле түгел дип саный һәм   шикаять бирергә планлаштыра.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: