Бөгелмә авазы

Казнасы бай дәүләт нык була

Без бизнеска салына торган салымнар, салым салу өлкәсендәге гаделлек, бюджет акчаларын нәтиҗәле тоту мәсьәләләренә төрлечә карый алабыз, әмма салымнарны түләргә кирәклеген торган саен яхшырак аңлый барабыз. Дәүләт керемнәренең төп өлешен салым акчасы тәшкил итә дә. Сәламәтлек саклау һәм мәгариф, полиция һәм янгын куркынычсызлыгы хезмәте, армия һәм хөкүмәт, мәдәният һәм спорт,...

Салым системасы моннан 24 ел элек, СССР Министрлар Советының 1990 елның 24 гыйнварында чыгарган 76 нчы карары һәм СССР Финанс министрлыгының 1990 елның 21 февралендә чыгарган 12 "а" номерлы боерыгы нигезендә, Дәүләт салым хезмәте оештырылудан башланып киткән иде. Салымнарның һәм җыемнарның тиешле вакытында һәм тулы күләмдә җыелуына контрольлек итү - салым хезмәтенең төп бурычы әнә шундый.
Узган шушы еллар эчендә нинди эшләр эшләнде дигән сорау бирсәк, моңа төрле караштан якын килергә мөмкин. Бер яклап, салым җыю хакында коры саннар бар. Ә ул саннар шактый ук зур һәм әһәмиятле.
Реорганизация нәтиҗәсендә бүген салым хезмәте биш муниципаль берәмлектә: Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай, Баулы һәм Ютазы районнарында эш алып бара. Шушы 24 ел дәвамында безнең тарафтан төрле дәрәҗә бюджетлары өчен 97 миллиард сумга якын акча җыелды һәм мобилизацияләнде.
Агымдагы елның тугыз аенда гына да салым органнары бюджетларга 5,2 миллиард сумнан артык акча җыйды. Шуның 1 миллиард 700 мең сумнан артыгы республика бюджетына керде.
Салым органнары эшендә иң мөһим элементларның берсе булып, җирле хакимият органнары белән бердәм фикерләү, җирлекләр бюджетларының керем өлешен тулыландыруны тәэмин итүдә бергәләп эшләү тора.
2014 елның тугыз аенда җирле бюджетларга кергән салым түләүләре 1875,0 миллион сум тәшкил итә. Шуның 630 миллион сумы - Бөгелмә, 532 миллион сумы - Лениногорск, 387 миллион сумы - Азнакай, 203 миллион сумы - Баулы, 123 миллион сумы Ютазы җирле бюджетларына күчте.
Салым хезмәте, беренче чиратта, контрольлек итү функцияләрен башкарса да, көч куллану структурасы дип кабул ителергә тиеш түгел. Салым сәясәтенең җитди бер өлешен органнарның ачыклыгын арттыру, салым процедураларының сыйфатын үстерү, салымнарны администрацияләүгә дәүләт чыгымнарын киметү һәм халык өчен салым түләү процедураларын гадиләштерү һәм җиңелләштерү алып тора.
Бүген безнең гражданнар салым хезмәтләреннән заманча мәгълүмати технологияләр кулланып та файдалана алалар (Федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе сайты: www.16.nalog.ru).
Бу сайт салым түләүчеләргә үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап, салымнар турында мәгълүматлар табарга, керемнәрен декларацияләргә, салым исәпләүләрен ачыкларга ярдәм итә. Моннан тыш, сайт гражданнарга хезмәт күрсәтү базасы мәйданы булып та тора, алар бу хезмәтләрдән өйдән чыкмыйча гына да файдалана алалар. Хәзерге көндә 38 "Интернет-сервис" эшли ("Риски бизнеса: проверь себя и контрагента", "Адрес и платежные реквизиты вашей инспекции", "Личный кабинет для физического лица", "Личный кабинет юридического лица", "Узнай свой ИНН", "Получение выписки из ЕГРЮЛ/ЕГРИП через Интернет", "Обратиться в ИФНС, УФНС", "Заполнить платёжное поручение", "Уплата госпошлины", "Заплати налоги" һ.б.).
Оешмалар һәм хосусый эшмәкәрләр менә берничә ел инде отчётларын элемтәнең телекоммуникацион каналлары аша уңышлы гына тапшырып киләләр. Бу исә финанс-хуҗалык эшчәнлеге алып бара торган салым түләүчеләрнең 96 проценты дигән сүз. Кәгазь документлар әйләнеше кыскара. Әлеге элемтә каналы аша документларны җибәрергә генә түгел, кабул итеп алырга да була. Мисал өчен, чагыштыру актларын, лицевой счёттагы хәлләрнең торышы турында белешмә, ЕГРЮЛ чыгармасыннан кирәкле өземтә соратып алырга мөмкин.
Салым салу өлкәсендәге соңгы яңалыклар арасында физик затлар тарафыннан салымнарны (транспорт, җир, милек салымнарын) түләү тәртибе үзгәрүне күрсәтергә мөмкин: физик затлар тарафыннан ул салымнар салым периоды узгач түләнә, ягъни 2013 ел өчен салымнарны быел 1 ноябрьдән соңга калмыйча түләргә тиеш иделәр.
РФ Салым кодексына быелдан башлап кертелгән үзгәрешләр салым түләүчеләрнең торак алган өчен милек түләүләре чигерүен (вычет) алу мөмкинлекләрен сизелерлек киңәйтте. Элек бу акча йорт, яисә квартир, ягъни конкрет алынган объект өчен генә бирелә иде, ә квартир артык кыйммәт булмаса (чик сумма - 2 миллион сумнан арзанрак булса), акчаның бер өлеше "югала" иде. Хәзер исә аның калдыгын икенче сатып алу процессында файдаланырга була. Торак төзү, сатып алу кредитлары буенча процентлар түләгәндәге милек салымы чигерүенең күләмен чикләү мәсьәләсенә килгәндә, элек кичерү акчасының күләме чикләнмәгән булса, хәзер өч миллион сум белән чикләнә.
2014 елдан башлап, салым чоры-ның һәр ае өчен НДФЛ буенча салым чигерүләре стандартлары әти-әниләргә, әти-әниләрнең берсенә, уллыкка бала алучыларга, уллыкка бала алган ир белән хатынның берсенә мөнәсәбәттә сизелерлек артты.
Салым системасы - ныклы, бай дәүләтнең нигезе ул. Салым хезмәткәрләренә әлеге катлаулы механизмның эшен көйләп җибәрү һәм контрольлек итү вазифасы йөкләнгән.
Салым хезмәте ил күләмендә контрольлек итү системасын файдалануга кертеп җибәрде һәм ул система хәзер камераль контрольне - салым декларациясе тапшыру, өстәмә бәягә салымны кайтаруга дөрес дәгъва итмәү кебек гамәлләрне иртә этапта тикшереп торырга ярдәм итә. Программа салым чигерүләрен сорап язган барлык гаризаларны автомат рәвештә тикшерә һәм салым түләүчеләрне "хәтәрлек" җәһәтеннән өч төркемгә бүлә. Даими финанс-хуҗалык эшәнлеге алып бармаган, салым йөкләмәләрен үти алмаган, яисә бик кечкенә күләмдә үтәгән, җитди активлары булмаган предприятие һәм оешмалар югары хәтәрлектә дип санала. Ә инде тотрык-лы эшләүче, салымнарын вакытында тиешле күләмдә түләп баручы, активлары җитәрлек булганнары исә ул исемлеккә кермиләр.
Физик затлар милегенә салым салу тәртибенә дә үзгәрешләр кертелде. 2014 елның 4 октябрендә Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин тарафыннан физик затлар милегенә салым салуны кертү турындагы закон имзаланды. Сүз торак йортлар, квартирлар, дачалар, гаражлар һәм башка корылмалар турында бара. Күчемсез милек салымы хәзер объектның элекке кебек инвентаризация бәясеннән чыгып түгел, ә базар бәясенә якынайтылган кадастр бәясеннән чыгып исәпләнәчәк.
Узган елларда күп эшләр башкарылды, әмма алда салым органнары белән салым түләүчеләр арасындагы мөнәсәбәтнең сыйфатын, нәтиҗәлелеген күтәрү юнәлешендә тагын да күбрәк эшләр көтә. Салым инспекторы белән салым түләүче арасында ышанычлы диалог - бүгенге көндәге эшчәнлекнең үзенчәлекле сыйфаты.
Форсаттан файдаланып, салым органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарны әле күптән түгел генә билгеләп үтелгән һөнәри бәйрәмебез уңаеннан ихлас котлыйм! Салым инспекциясендә эшләүчеләрнең ялгышы гафу ителми, шуңа да алардан мөмкин кадәр игътибарлы булу, фидакарьлек таләп ителә. Алга куелган бурычларны хәл итү юлында уңышлар, һәрбер хезмәткәргә ныклы сәламәтлек, гаиләләренең имин булуын телим!
Надежда АНДРЕЕВА,
Федераль салым хезмәте ТР 17 нче районара инспекциясенең
салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге начальнигы.
Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: